ЯҢАЛЫКЛАР


30
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

30 декабрь көнне Кәүҗияк авыл җирлеге Бөек Ватан сугышы ветераннарын якынлашып килүче 2020 ел – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы белән котладылар. Бары тик ихлас күңелдән изге теләкләр, батырлыклары өчен рәхмәт сүзләре генә җиткерделәр.

Кәүҗияк  авыл җирлеге район узәгендә Яңа ел чыршысын ачу тантанасында катнаштылар.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Хәлимов Рөстәм Хамис улы исеменнән Камалиевлар гаиләсенә яңа ел бүләге тапшыру

Карашай-Саклау  авыл җирлегеннән Кыш бабай һәм Кар кызы район узәгендә Яңа ел чыршысын ачу тантанасында катнаштылар.

27  декабрь көнне Карашай-Саклау төп гомуми белем бирү мәктәбендә Яңа ел бәйрәме узды


29
декабрь, 2019 ел
якшәмбе

Аязучан болытлы һава.
Явым-төшемсез.
Төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка таба күчүче җилнең тизлеге секундына 5-10 метр, көндез урыны белән
көчәйгәндә секундына 14 метрга кадәр.
Төнлә һәм иртән минималь һава температурасы -17..-20º, аязганда
кадәр -21..- 26º, көндез максималь һава температурасы -13..-18º.
Юлларда бозлавык.


28
декабрь, 2019 ел
шимбә

26 декабрь көнне Җәлилдә «Алтын туй»ларын  Бургановлар гаиләсе - Әнәс Миргалим улы һәм Алсу Мәрвәр кызы билгеләп үтте.

28 нче декабрь көнне район мәдәният йортында физик мөмкинлекләре чикләнгән, опекунга алынган балалар өчен Яңа ел әкият-тамашасы күрсәтелде. Балалар әкият геройлары белән бергәләп уеннар уйнадылар, үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр һәм Кыш бабай бүләкләре алдылар.

27 декабрь көнне Үзәк ял паркында Яңа ел чыршысын ачу тантанасы булып узды. Бәйрәм Кыш бабайлар һәм Кар кызлары парады белән башланып китте. Район башлыгы Хөснуллин Ф.М. райондашларны якынлашып килүче Яңа – 2020 ел белән котлады һәм оешма территорияләрен оригиналь бизәүдә, кар сыннары ясауда, районыбызны бизәүдә зур өлеш керткән оешма җитәкчеләре һәм директорларына, шәхси эшмәкәрләргә, гаиләләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.

Иске Кәшер авыл җирлегеннән Кыш бабай һәм Кар кызы район узәгендә Яңа ел чыршысын ачу тантанасында катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International