Иске Минзәләбаш мәктәбендә яңа ел иртәсе узды. Балалар бик матур концерт номерлары әзерләгәннәр иде. Кыш Бабай белән Кар Кызына шигырьләр сөйләп, җырлап, биеп күңел ачтылар, чыршы тирәли әйләнделәр.
27 декабрь конне Иске Кэшер авыл жирлегенэ караган Иске Кэшер авылында яшэуче сугыш хэрэкэтлэрендэ катнашкан Ярмеев Ильдар Муллаян улына Совет гаскэрлэрен Афганистаннан чыгаруга 30 ел тулуга багышланган истэлек медале тапшырылды.
Кичә Сарман авылында муниципаль район башлыгы Ф.М. Хөснуллин призларына футбол буенча турнир узды. Турнир "Демография"проекты кысаларында узды. Барлыгы 8 команда катнашты.
27 декабрьда кичке якта Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә Яңа ел кичәсе үтте.
Бүген Сарманда чыршы ачу уңаеннан Кыш бабай һәм Кар кызлары йөреше узды. Әлеге чарада Сарман районының барлык оешмалары катнашты. Шулай ук Ф.М. Хөснуллин гимназия директорына һәм бөтен коллективка «Матур мәктәп-2019 " республика конкурсында катнашкан өчен рәхмәт белдерде.
26 нчы декабрь көнне Җәлил гимназиясендә 5-7 нче сыйныф укучылары өчен Яңа ел бәйрәме узды. Балалар биюләрдә, күңелле конкурсларда һәм уеннарда бик теләп катнаштылар. Барысы да көтеп алынган кунакларны, Кыш бабай белән Кар кызын, зур шатлык белән каршы алдылар. Барыгызны да Яңа ел белән!
2019 нчы елның 25 нче декабрендә Җәлил поселогы Мәдәният сарае мәйданында Яңа ел чыршысы ачылу тантанасы узды
26 нчы декабрь көнне район мәдәният йортында Театр елы уңаеннан оештырылган «Тормыш көзгесе» районкүләм театр фестивален йомгаклау туры булып узды. Фестивальдә катнашучыларны муниципаль район башлыгы урынбасары Гараева Г.Р., профсоюз комитеты председателе Мадьярова Г.Н. котладылар, дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Кеше гомеренең иң мөһим елларын мәктәптә үткәрә. Нәкъ менә биредә ул чын дуслар таба, үз мавыгуларын сайлап алуда билгеләнә, тормыш кыенлыкларына беренче тапкыр очраша һәм беренче җиңүләренә сөенә. Мәктәп һәр кешенең йөрәгендә озакка якты тормыш юлы этабы булып кала. Мәктәп-безгә уңайлы һәм уңайлы булырга тиешле икенче йортыбыз. Җәлил гимназиясе-ул нәкъ менә укучылар һәм педагоглар үзләрен өйдәге кебек хис иткән почмак. "Иң матур мәктәп – 2019» республика конкурсында җиңү моңа дәлил булып тора. Конкурс нәтиҗәләре буенча “Җәлил гимназиясе” номинациясендә III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Сезне чын күңелдән котлыйбыз!!! Шундый ук ачык йөзле, дустанә, компетентлы һәм ярдәмчел булып калыгыз!!! Җиңүегез белән котлыйбыз!!!
26 нчы декабрь көнне район мәдәният йортында балалар өчен «Серле Яңа ел» дип исемләнгән Яңа ел әкият-тамашасы булып узды. Балалар Кыш бабайга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр,уеннар уйнадылар, чыршы тирәли җырлап әйләнделәр.