ЯҢАЛЫКЛАР


11
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

  2019 нчы елның 10 нчы декабрендә Сарман муниципаль районының «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен «Бөтендөнья футбол көне»нә багышланган чара үткәрелде.  Катнашучылар футболның барлыкка килү һәм үсеш тарихы, уенның төп кагыйдәләре белән таныштылар. Аннан соң футбол уйнадылар. Чара ахырында барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылды. Футбол көне планетаның төрле почмакларында бәйрәм ителә, традиция буенча дустанә матчлар оештырыла. Чөнки күп санлы кешеләр өчен футбол уен гына түгел, ул – уникаль  тормыш стиле, тулы бер фәлсәфә һәм фән.

Бүген,  Ләшәү-Тамак мәктәбендә юл йөрү кагыйдәләрен белүгә багышлап, “Юлларыгыз имин булсын!”дигән ачык чара үткәрелде. Анда районыбызның юл-патруль инспекторы Сафин Рамис Расихович  һәм “Юл иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәре Ситдикова Алсу Разиновна катнашты. Бәйге ахырында  алар укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Мәктәптә журналистлар еш булмый. Тележурналистлар - тагын да сирәгрәк  кунак. Безнең мәктәп ул яктан бик бәхетле. Мәктәбебезнең элеккеге укучысы, искиткеч нәфис, гүзәл һәм аралашучан Альбина Асылгараева нәкъ менә шундый һөнәрне сайлаган кеше.

Җәлил беренче мәктәбенең Җиңү волонтерлары "Мәскәү өчен көрәш"Бөтенроссия тарихи квестында актив катнаштылар. Балаларга патриотизм һәм Ватанга мәхәббәт тәрбияләү, уенның төп максаты.

Укучыларга һөнәри юнәлеш бирү, һөнәри үзбилгеләүдә ярдәм күрсәтү, һөнәр сайлау максатыннан 10нчы декабрь көнне 11нче сыйныф укучыларыбелән Казан федераль университетының Яр Чаллы институты вәкилләре белән очрашу узды.

 

9 нчы декабрь көнне Җәлил гимназиясендә 1-11нче сыйныф укучылары арасында Ватан Геройларына багышланган сыйныф сәгатьләре үтте.

 

Хәзерге заманда, барысы да йөгерә, каядыр ашыга-ашыга, сәламәт яшәү рәвеше нигезләрен балачактан ук сеңдерергә кирәк. Мәктәп укучыларының сәламәтлеге белән бәйле проблемалар, аларны физик тәрбияләү бик актуаль. Шул уңайдан, Җәлил гимназиясендә Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан һәр иртә иртәнге зарядкалар үткәрелә. "Иртәнге зарядка» проекты парламент әгъзалары тарафыннан мәктәп укучылары үзидарәсе тарафыннан эшләнгән һәм безнең гимназиядә актив тормышка ашырыла.

Шул уңайдан Петровка Завод мәктәбендә «Юнармия»мәктәп отряды тарафыннан оештырылган чаралар булып узды


10
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

 Иске Кәшер урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “Тел һәм әдәбиятны укытканда сәнгатнең башка төрләреннән файдалану” дигән темага район методик берләшмә утырышы узды. Укытучылар  “Өйрәнелгән дәресләр илендә”,  “Саннар тарих битләрендә”  темалары буенча интегральләштерелгән дәресләр күрсәттеләр. Театр елын йомгаклау уңаеннан сәхнәләштерелгән тамашадар тәкъдим ителде:

 Г. Гыйльманов”Минем исемем -Бүрек”-3 сыйныф

Т. Миңнуллин “Әниләр һәм бәбиләр”-  10-11 сыйныфлар

Әдәбиятта һәм музыкада уртак төшенчәләр берлеге, әдәбиятта предметара бәйләнеш, татар теле һәм әдәбиятын укытканда эстетик тәрбия бирүгә бәйле проблемлар буенча фикер алыштылар.  

10нчы декабрь көнне "Советлар Союзы Герое А.А. Казаков исемендәге Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбе"ндә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хәлиуллина Р. Х. 5-9нчы сыйныф укучылары өчен бердәм Кеше хокуклары дәресе үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International