ЯҢАЛЫКЛАР


10
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 11 декабренә, 2019 елның 10 декабре 18 сәгатьтән 2019 елның 11 декабре 18 сәгатькә кадәр һава торышы фаразы.

Бүген Халыкара Кеше хокуклары көнендә, Бөтенроссия хокук белемнәре атналыгы кысаларында, гимназиядә бердәм хокук дәресе узды. Кеше хокуклары һәм ирекләре - ул зур байлык һәм идеал, аңа барлык цивилизацияле дәүләтләр омтыла. Дәрес 9-11нче сыйныф укучылары катнашында викторина формасында үтте. 

“Teррор” –курку, дәхшәт дигәнне аңлата. Бу сүзне бүген дөньяда белмәгән кеше юктыр.Кешеләр бу күренеш алдында үзләрен яклаучысыз, көчсез итеп тоя. Бу бик зур проблема Кешелек дөньясы өчен. Ул күп кенә илләрне биләп алды. Һәр граждан террор алдында үзен көчсез, саклаучысыз итеп хис итә. Бердәм төстә терроризмга каршы оештырылган көрәштә һәрбер мәктәп баласы нинди кагыйдәләрне үтәргә бурычлы? Нөркәй авыл китапханәчесе Мостафина Р.Р., 4 сыйныф укучыларына “Нәрсә ул терроризм ?, дигән темага әңгәмә үткәрде һәм кагыйдәләрне аңлатты.

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында «Форпост» үзәге активистлары «Коррупциягә юл юк!" дип аталган акция уткэрде. Узганнарга ришвәтнең нәрсә икәнлеге һәм Россия Федерациясе Җинаять кодексында ришвәт алу һәм бирү ни белән янавы турында буклетлар таратылды. Активистлар халыкны ришвәтчелекнең теләсә нинди күренешләренә юл куймаска, һәркем файдалана алырлык һәм иң мөһим, законлы ысуллар белән эшләргә өндәде.

Бүген муниципаль район Советының чираттагы утырышы узды. Утырышны район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.

10 декаябрь көнне сәг.10.00да Чукмарлы да авылларында инвалидлар көне үткәрелде. Бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы урынбасары Афанасьева Голия Муллагаян кызы ачып җибәрде. Чукмарлы авыл җирлеге ветераннар советы Туктарова Зөлфия Нух кызы инвалидларны бәйрәм белән котлады. Бәйрәм өстәл артында котлаулар һәм концерт номерларын белән тулылындырып, күңелле итеп алып барылды. Бөйрәмгә барлык инвалидларны да чакырылды. Инвалидлар бәйрәмне бик ошаттылар, рәхмәтләр әйтеп шат күңел белән өйләренә таралыштылар.

И.Г.Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбе укытучылары һәм укучылары 9 декабрь көнне үткәрелгән «В. Спиваков фондының IV академиясе. Балалар-балаларга. Татарстан» мәдәни - белем бирү проектында актив катнаштылар.

7 декабрь көнне «Көрәш» буенча район ярышлары булып узды.

«Иске Кәшер урта мәктәбе» һәм «Сарайлы төп гомуми белем бирү мәктәбе»нең яшь көрәшчеләре лаеклы чыгыш ясадылар, алар команда зачетында 1 урынны яуладылар.

Шәхси беренчелек нәтиҗәләре түбәндәгечә: Мөхәммәтов Назил, Мортазин Әмир, Сабиров Мөхәммәд, Нигъмәтуллин Валентин – 1 урын, үз үлчәү категорияләре буенча.

Мөхәммәтов Нурзил, Хәбибуллин Ислам-2 урын.

Мөхәммәтов эдуард, Шәфигуллин Айнур-3 урын.

Ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар медальләр,  дипломнар һәм бүләкләр белән бүләкләнделәр.


9
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

9 нчы декабрь  көнне Сарман муниципаль  районындагы “Шәфкатъ” халыкка социаль  хезмәт күрсәтү үзәгендә  Сарман урта гомум белем бирү мәктәбенең  3 класс укучылары кунакта булып киттеләр. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре оешма эшчәнлеге турында җентекләп сөйләделәр. Балалар дәвалану бүлмәләре, җиһазлар, гомүмән, оешма эшчәнлеге белән таныштылар, сенсор бүлмәдә булдылар.

   Экскурсия нәтиҗәләре буенча, балалар үзләренең социаль элемтәләрен киңәйттеләр;  үз яшьтәшләре, өлкәннәр  белән аралаштылар; әйләнә - тирә дөнья турындагы белемнәрен тулыландырдылар. Мондый формадагы эш төрләре  киләчәк тормышта балаларның адаптацион мөмкинлекләрен арттыраырга, һөнәр сайларга ярдәм итәләр.

 

    2019 елның 9 нчы декабрендә Сарман муниципаль районының «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен Халыкара инвалидлар көненә багышланган шахмат-шашка турниры үткәрелде. Шашка һәм шахмат – бер уенда да күп шатлык һәм ләззәт тудыра торган фән дә, спорт уены да. Бу традицион һәм мавыктыргыч уеннар уйларга һәм фикерләргә өйрәтәләр. Турнир бик җылы һәм дустанә шартларда узды. Катнашучылар ярышларга зур җаваплылык һәм кызыксыну белән карадылар. Бер-берсе белән ярышып, алар үзләре өчен аерым уңышларга ирештеләр. Чара ахырында барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International