ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген волонтерлар көне уңаеннан бөтен ил буенча «Игелекле дәресләр» Бөтенроссия акциясе узды. Аның кысаларында гимназия волонтерлары һәм Россия мәктәп укучылары хәрәкәте (РДШ) вәкилләре педагог-оештыручы  Алсу Талгатовна җитәкчелегендә "Бердәм гамәлләр көне" акциясе уздырдылар. 

Җәлил поселогында яшәүче хезмәт ветераны Нигъмәтҗанова Зәйнәббану Ярулла кызы 90 яшьлек юбилеен каршы алды.

2019 елның 5 декабрендә Янурыс авыл җирлегенең мәдәният йортында инвалидлар көненә багышланган чара узды. Бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Мухамадиева Азия Әсхәдулла кызы ачып җибәрде.Бәйрәмебез котлаулар һәм концерт номерлары белән өстәл артында оештырылды.1 төркем инвалидларга азык-төлек пакетлары тапшырылды

Музейда, Сарман гимназиясенең коррекцион классында укучылар өчен “Татар халык музыка уен кораллары” дип аталган интерактив чара узды.

5 декабрьдә «Усеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәкләре Халыкара иреклеләр көненә багышланган «Игелекле дәресләр» Бөтенроссия акциясенә кушылачак. Акциянең максаты - Россия укучыларының гражданлык активлыгын үстерү һәм социаль тормышка ашыруга мотивация. Укучылар «Киләчәк волонтерлары» фильмы белән танышачаклар һәм фикер алышачаклар.

Халыкара инвалидлар көне һәм Халыкара волонтер көне кысаларында Җәлил беренче мәктәп Җиңү волонтерлары интернат-йортта "Дөньяны игелек коткарыр" дигән бәйрәм концерты оештырдылар. Балалар кызыклы программа әзерләделәр, җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, шулай ук театральләштерелгән тамаша әзерләгәннәр иде.

Сарман урта мәктәбе укучылары "Саннар дәресе"проектында катнашалар.

1993 нче елдан бирле илебездә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Әлеге дата белән бәйле рәвештә декабрь башын инвалидлар декадасы итеп үткәрү традициягә керде.Бу көннәрдә болай да күз уңында булган инвалидларга игътибар арта: төрле күңел ачу чаралары уздырыла, күптөрле ташламалы хезмәтләр күрсәтелә. Без дә Мортыштамак авылы җирлегендә эшләүчеләр бу көнне физик мөмкинлекләре чикле булган авылдашларыбызны чәй табыны артына чакырып  ял концерты күрсәттек. Мин Гакыйл Сәгыйров, Фәнис Яруллин шигырьләрен укыдым, аларның тормыш һәм иҗади юллары белән таныштырдым. Соңыннан алар  авыл музеенда “Яшәргә һәм җиңәргә” девизы астында экскурсиядә булдылар.

Җәлил бистәсенең картлар һәм инвалидлар интернат-йортында, инвалидлар ункөнлеге кысаларында, анда тәрбияләнүче райондашлар белән “Якташлар очрашуы” дип исемләнгән чара үтте.

3нче декабрь көнне "Җәлил гимназиясе"ндә инвалидлар көненә багышланган чара булып узды. Мөмкинлекләре чикләнгән балаларга бүләкләр тапшырылды. Шулай ук "Без бергә" дигән темага сыйныф сәгатьләре үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International