Иртән иртүк мәктәптә килгән Кыш бабай белән кар Кызы сыйныфларны йөреп чыктылар, балаларның хатларын җыйдылар.
Йомгаклау иншасы (изложение) дәүләт йомгаклау аттестациясенә рөхсәт бирә. Быел укучыларга түбәндәге темалар тәкъдим ителде:
1. «Сугыш һәм тынычлык» романы авторының һәр кеше рухи эзләнүләрнең үз юлын узарга тиеш дигән фикере белән килешәсезме?
2. Нинди китап укырга киңәш итәр идегез?
3. Игелек һәм явызлык көрәшенең төп кыры-кешенең йөрәге, дигән фикерне ничек аңлыйсыз?
4. Сөючеләр арасында үзара аңлашуга нәрсә комачаулый?
Йомгаклау иншасының нәтиҗәләре 2 атнадан соң билгеле булачак.
4 декабрь көнне “Сарман” кинотеатрында, халыкара инвалидлар көне уңаеннан, “Игелек кылып яшик” исеме астында, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен хәйрия чарасы үткәрелде.
2019 елның 4 декабрендә Мортыштамак авыл җирлеге мәдәният йортында инвалидлар көне уңаеннан чара узды. Инвалидларны авыл җирлеге башлыгы Һадиуллин Илдар Нил улы котлады, аларга күңел күтәренкелеге һәм якыннарының ярдәмен теләде.Мортыштамак һәм Колмәт авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре кунакларны үзләренең дәртле җырлары, шигырьләре белән сөендерделәр.
Инвалидлар декадасында, Ләшәү-Тамак мәктәбе укучылары “Игелекле эшләргә кушылам” дигән девиз астында, Хәйрия ярминкәсе үткәрде. Алар, ярминкәдә өйдә пешереп алып килгән камыр ризыклары саттылар. Аннан кергән акчага авылыбыздагы инвалидларга күчтәнәч алып, хәлләрен белү, ярдәм оештырыла.
Халыкара инвалидлар көне кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр категориясенә кергән социаль хезмәт алучылар игътибардан читтә калмады. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Сарман муниципаль районындагы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль хезмәткәрләре аларның өйләренә барып, чын бәйрәм оештырдылар. Җавап итеп ирешкән җылы рәхмәт сүзләре, безнең өчен иң зур бүләк булып иреште. Аларга күңел күтәренкелеге һәм якын кешеләренең ярдәмен тоеп яшәүләрен телибез.
2019 елның 9 декабрендә, кеше хокуклары көне алдыннан, хокук мәсьәләләре буенча халык өчен телефон «кайнар линия» се эшләячәк.
Петровка Завод урта гомуми белем бирү мәктәбендә макулатура җыю буенча акция узды.
3 декабрь-Билгесез солдат көне. Бу истәлекле дата сугышчан хәрәкәтләрдә һәлак булган һәм исемнәре билгесез булып калган Совет һәм Россия сугышчыларының хәрби дәрәҗәсен һәм үлемсез батырлыгын мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән. Бүген Иске Кәшер урта мәктәбе филиалы - «Сарайлы төп гомуми белем бирү мәктәбе» укучылары Бөек Ватан сугышы кырларыннан әйләнеп кайтмаганнарны хөрмәт белән искә алдылар
Бүген Сарман үзәк китапханә хезмәткәрләре Сарман гимназия укучыларына “Сынмас рухлы замандашлар” исемле әңгәмә үткәрделәр.
Әңгәмә барышында китапханәчеләр авыр язмышка дучар булган күренекле кешеләр-Ф.Әмирхан, Ф.Яруллин, Г. Сәгыйров, О.Скороходова,Г.Соколовлар турында сөйләделәр, шигырьләр укыдылар, китап күргәзмәсенә күзәтү ясадылар.