ЯҢАЛЫКЛАР


7
декабрь, 2019 ел
шимбә

Батырлар көне алдыннан Морыштамак төп гомуми белем бирү мәктәбенең Юнармия сафындагы укучылары Социалистик Хезмәт Герое Дамир ага Ахметов каберенә бардылар, аңа чәчәкләр салдылар.

Иске Минзәләбаш мәктәбендә Инвалидлар декадасына багышланган чаралар узды.

Укучылар мөмкинлекләре чикләнгән бала тәрбияләүче Әминә апага барып кайттылар. Хуҗалык буенча ярдәм итеп, бүләкләр тапшырдылар.

Мәктәптә “ Толерант бул” дип аталган класс сәгате узды. Балалар бер-береңне аңлап, ярдәмләшеп яшәргә кирәклеген аңладылар. Бөтен кеше дә бер стандартка туры килергә тиеш түгел, һәр кеше үзенчәлекле дигән нәтиҗәгә килделәр.

Һәрберебез үзебез турында гына түгел, ә башкалар тур

4 нче декабрь көнне 1В сыйныфында "Әнием - кояшым минем!» исеме астында бәйрәм уздырылды. Бу бәйрәмнең төп максаты-укучыларда әниләргә карата мәхәббәт һәм тирән хөрмәт тәрбияләү, аңа карата олы рәхмәт хисләре арттыру иде. Бәйрәмгә әзерләнгәндә алар шигырьләр, җырлар өйрәнделәр, бүләкләр ясадылар . Бәйрәмнән барлык кунаклар да җылы хисләр белән таралды.

5 декабрьдә Күтәмәле мәктәбендә Сарман районы мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәрбиячеләре өчен «Танып белү үсеше» дип исемләнгән семинар-практикум үтте. Аның темасы «ФДББС шартларында мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбияләнүчеләрнең белем бирү эшчәнлеген оештыру өчен шартлар тудыру аша танып белү активлыгын үстерү» булды. Семинар кысаларында мастер-класслар, төрле уеннар күрсәтелде, чыгышлар әзерләнде. Күтәмәле мәктәбенең мәктәпкәчә белем бирү төркеме тәрбиячесе Ландыш Сираева «Минем хыялымдагы курчак» муниципаль бәйгесенең «Һөнәрләр» номинациясендә җиңүче дипломы белән бүләкләнде. 


6
декабрь, 2019 ел
җомга

«Укучының мәдәни нормативы» Бөтенроссия проекты кысаларында Саклаубаш авыл китапханәсе МБГББУ «Саклаубаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» белән берлектә 9-10 сыйныф укучылары өчен «И .И. Шишкин-рус урманы җырчысы » дип исемләнгән әңгәмә үткәрде.

Китапханәче балалар өчен рус рәссамы И.И. Шишкинның тормышы һәм иҗаты турында танып-белү материалы әзерләде,бөек рәссамның картиналары белән таныштырды.

  Укучылар зур кызыксыну белән рус рәссамы тормышы һәм иҗаты турында презентация карадылар. Әңгәмә укучыларны күренекле оста И.И. Шишкинның әсәрләре белән таныштырырга һәм рус табигатенә мәхәббәт күрсәтергә мөмкинлек бирде.

    Һәр елны 3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә. Тумыштан гарип булып, дөньяның рәхәтен күрми үскән балалар, һәлакәткә дучар булып, яшьнәп яшәр чакта урын өстенә, инвалид коляскасына беркетелгәннәр язмышы.

    Инвалидлар декадасы уңаеннан Азалак мәктәбе укучылары инвалид әби-бабайларга шефлекка бардылар, “Шәфкатьлелек бизи кешене” темасына класс сәгатьләре үткәрелде һәм әдәбият дәресләрендә шагыйрь-инвалид Фәнис Яруллин искә алынды.

Бүген инвалидлар декадасы уңаеннан үзәк балалар китапханәсендә физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен “Мәрхәмәт һәм хөрмәт көне” исемле очрашу кичәсе узды. Китапханә хезмәткәрләре очрашуны кызыклы итү өчен бик тырыштылар. Балалар төрле белем тармаклары буенча сорауларга җавап бирделәр, рәсем ясадылар, тизлеккә – җитезлеккә булган  уеннарда катнаштылар, табышмакларга җавап эзләделәр. Очрашу кичәсе сизелми дә үтеп китте, шул арада Кыш бабай белән Кар кызы да килеп җиттеләр, якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар, бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәмнән балалар күтәренке күңел белән кайтып киттеләр.

Бүген аграр көллият студентлары белән Сарман муниципаль районы авыл җирлекләрендә даими яшәүче авыл яшьләре арасында анкеталау үткәрелде. 

Сарман урта мәктәбендә "Дәрестән тыш эшчәнлек" темасына район семинар-киңәшмәсе узды.

5 нче декабрьдә  Татарстан  Язучылар  берлегенең Г.Тукай  исемендәге   клубында  әдәбият  галиме, педагог,җәмәгать   эшлеклесе  Хатыйп  ага  Миннегуловның  юбилее  уңаенннан  «Дөньяда сүзебез  бар»  дип   исемләнгән  әдәби-музыкаль  кичә  булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International