ЯҢАЛЫКЛАР


3
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

3 нче декабрь көнне, инвалидлар декадасы уңаеннан, район мәдәният йортында физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Мин тормышны яратам» дип исемләнгән бәйрәм чарасы булып узды.

3б сыйныф укучысы Шәйхетдинов Әмирхан 1-4 сыйныф укучылары өчен математика буенча «Эверест» республика олимпиадасы призеры булды.( укытучысы Кәримова З. Ф.). Котлыйбыз! Киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.

Безнең гимназия укучылары мәктәпкәчә яшьтәге балалар, мәктәп укучылары, студентлар һәм педагоглар өчен М. Ю. Лермонтовның тууына 205 ел тулу уңаеннан үткәрелгән Бөтенроссия иҗади конкурста катнаштылар һәм менә дигән нәтиҗәләр күрсәттеләр : 2б сыйныфы Скворцова М.-1 урын , 2б сыйныф – Хафизова Э – 2 урын ( укытучылары  Кашапова С. Р.); 3б сыйныфы Әслямов А - 1 урын,Мөстәкыймова Р - 1 урын, Фазлуллина Г. - 1 урын (укытучылары Кәримова З. Ф.).

 Ел саен 1 декабрьдә СПИД белән көрәшү көне билгеләп үтелә.  «Форпост» отряды әгъзалары бу датаны игътибарсыз калдырмадылар. Җәлил икенче урта мәктәбендә «СПИДка каршы көрәштә үз эзеңне калдыр»акциясе үткәрелде. «Кызыл тасма (борылган «V») - безнең мәрхәмәт, ярдәм һәм СПИДтан башка киләчәккә өмет символы. Шуңа бәйле рәвештә, без гомер агачын шушы символлар белән тутырдык. Бу проблемага мөмкин кадәр күбрәк игътибар бирү бик мөһим

3 нче декабрь көнне, инвалидлар декадасы уңаеннан, район мәдәният йортында физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Мин тормышны яратам» дип исемләнгән бәйрәм чарасы булып узды. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Латыпова Г.Г. балаларны бәйрәм белән котлады, барысына да сәламәтлек теләде. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен кызыклы уеннар оештырдылар.

Җәлил беренче мәктәбенең 10 б сыйныф укучысы Нигъмәтуллина Аделина Татарстан Республикасында сайлау хокукы һәм сайлау процессы буенча мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасының региональ (сайлап алу) этабында призер булды.Аделинаны котлыйбыз һәм киләсе этапта уңышлар телибез!

1 декабрь-Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне, Җәлил беренче мәктәбе волонтерлары "ялгышлардан арынырга"дигән листовкалар тарату буенча акция оештырдылар.

2019 елның 22-26 ноябрендә Яр Чаллы шәһәрендә «Бәхет йолдызы»VII Ачык Республика татар вокаль сәнгате фестиваль - конкурсы узды

15.11.2019 елдан "Ростелеком" ГАҖ универсаль элемтә хезмәтләре таксофоннарыннан Россия Федерациясенең барлык кәрәзле телефон номерларына телефоннан шалтыратулар өчен түләүне гамәлдән чыгарды.


2
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Иске Кәшер мәктәбе укучылары Әниләр көнен быел үзенчәлекле итеп , “Йөрәктән- йөрәккә” исеме астында  үткәрделәр. 2019 нчы театр елын йомгаклап, һәрбер сыйныф әзерләгән үзенчәлекле матур  тамаша  Әниләребез күңеленә бик хуш килде.

Бәйрәм укучыларның  иң якын кешеләренә кул җылысын саклаган чәчәкләр бәйләмен бүләк итү белән тәмамланды. Килгән кунаклар мәктәптән җылы хисләр белән таралдылар. Йөрәктән чыккан  гына йөрәккә барып җитә шул.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International