ЯҢАЛЫКЛАР


29
ноябрь, 2019 ел
җомга

Федераль салым хезмәтенең Сарман районы буенча баш белгече Фәретдинова Гөлшат мәктәп укучылары өчен "Салым салу"темасына сыйныф сәгате үткәрде.

Сарман урта мәктәбендә «ВИЧ-инфекцияне профилактикалау» темасына әңгәмә узды.
 

Кичә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Геннадий Глушков Сарман районында булды.
 


28
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Гимназиягә районыбызның башка мәктәпләреннән дә җыелган батарейкаларны китерделәр. Җыелган батарейкалар Чиләбенең «Мегаполисресурс» заводында эшкәртеләчәк.
 

Әниләр көнен билгеләп үтмәгән бер генә ил дә юктыр ул, мөгаен.Әни, әнкәй!!! Дөньядагы бердәнбер иң матур, иң кадерле, иң татлы сүз.Олы җанлы, мәрхәмәтле изге җаннар хакында нинди генә рәхмәт сүзләре әйтсәк тә аз булыр кебек.

27 ноябрь көнне Җәлил посёлок китапханәсеӘниләр көне уңаеннан мәдәни чара үткәрде. Кичәдә поселокның ветераннары – хөрмәтле әниләр, өлкән сыйныф укучылары, укытучылар катнашты. Китапханә хезмәткәрләре тарафыннан “Ана - бөек исем” дигән китап күргәзмәсе эшләнде,презентация күрсәтелде.Мәдәни чара әниләребезгә багышланган моңлы җырлар, шигырьләр белән үрелеп барды. Әдәби уеннарда җиңүчеләргә бүләк итеп китаплар тапшырылды. Кичәнең икенче өлеше чәй табыны артында дәвам итте.

 

Китаплардан һәм башка мәгълүмат чыганакларыннан башка заманча белем бирү мөмкин түгел. Тормыш кешене яңа мәгълүмат алырга, аны тупларга һәм алга барырга, яңа белемнәргә ирешергә, яңа ачышлар ясарга мәҗбүр итә. Тик кайчагында бөтенләй аңлаешсыз сүзләр дә очрый.

Менә инде йөз ел энциклопедияләр һәм сүзлекләр кешеләргә хезмәт итә, алар бу дөньяда « "кем бар", " кем ул?",  позитроннан электронның нәрсә белән аерылуын, космик ракетаның ничек эшләнүен аңларга ярдәм итә.

Александровка авыл китапханәсендә 2-3 сыйныф укучылары белән « Энциклопедия һәм сүзлекләр буенча экскурсия»дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрелде. Чара барышында алар энциклопедияләр, сүзлекләр һәм белешмәлекләр, аларның барлыкка килү тарихы һәм хәзерге заман белешмә әдәбияты турында күп яңалыклар белделәр.

Халык: «Тамырсыз әрем дә үсми", - ди. Үз шәҗәрәңне белмәү - ул үз тамырларыңа карата ихтирамсызлык. Тагын А.С. Пушкин: «Ата-бабаларга карата ихтирамсызлык гаделлекнең беренче өндәмәсе ул», - дип яза. Һәр кешегә үз тамырларын, үз гаиләсенең тарихын белергә кирәк.

Поселогыбызда яшәүче Люция апага 25.11 көнне 75 яшь тулды.Шуны матур юбилей көне уңаеннан 7Б классы укучылары һэм аларнын класс җитәкчеләре өенә барып  аны тәбрикләделәр. Якупов Ильназ аны бәйрәме белән котлап баянда бик матур койләр башкарды. Люция апага чын  күңелдән сәламәтлек, озын гомер теләп чәчәк букеты һәм  бүләкләр табшырдылар

26 нчы ноябрь көнне гимназиябездә 5 нче А һәм 7 нче Б сыйныфы укучылары белән берлектә “ Әнием якыным – минем иң газизем” дигән тема астында әниләр бәйрәме билгеләп үтелде. Чараның беренче өлеше актлар залында узды. Анда укучылар әниләренә багышлап җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, баянда төрле халык көйләре уйнадылар, биюләр башкардылар. Ә икенче өлешен һәрбер класс үз бүлмәләрендә чәй өстәле янында, уеннар уйнап, әниләр арасында бәйгеләр үткәреп дәвам иттеләр. Әлеге бәйрәмнән барлык әниләр дә, укучылар да бик канәгать булып таралыштылар.

Җәлил поселок китапханәсе коллективы "Посвящение в молодые рабочие и специалисты" дип исемләнгән тантаналы чараны әзерләү һәм үткәрүдә катнашты. Әлеге чара яшь нефтьчеләр һәм өлкән сыйныф укучылары катнашында традиция буенча “Җәлилнефть”нең беренче җитәкчесе, Җәлил бистәсенә нигез салучы Әхмәдиев Галимҗан Маннаповичның туган көнендә уза. Кунак итеп беренче нефтьчеләр – ветераннар чакырылган иде. Китапханәчеләр «Как все начиналось?» презентациясен әзерләде. Слайдлар аша кичәдә катнашучылар “Җәлилнефть” һәм поселок тарихы белән танышты. Соңыннан Галимҗан Маннапович яшәгән йортка куелган мемориаль тактага чәчәкләр салдык.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International