29 ноябрьдә Күтәмәле мәктәбендә Әниләр бәйрәме үтте. Укучылар иң якын кешеләренә матур җырлар, шигырьләр, биюләр, кызыклы күренешләр әзерләгәннәр иде. Ахырдан алар әниләренә үз куллары белән ясаган бүләкләр тараттылар, бергәләшеп җыр башкардылар. Әниләре балаларына рәхмәтле калдылар.
29 ноябрь көнне мәктәптә Халыкара Әниләр көненә багышланган бәйрәм узды. Мәктәпнең бәйрәм залы кунаклар белән шыгрым тулы иде. Мәктәп директоры барлык әниләрне дә бәйрәм белән котлады. Әниләр үз балаларының чыгышларын сокланып күзәттеләр һәм чын күңелдән шатландылар. Мәктәп укучылары искиткеч матур концерт бүләк иттеләр. Бәйрәм якты һәм үзенчәлекле килеп чыкты.
Әни булу- авыр хезмәт! Балаларга тәрбия, белем бирергә кирәк. Кулларыннан җитәкләп якты киләчәккә, бәхетле тормышка озату, язмышның авырлыкларына әзерләү дә әни өстендә. Шуңа күрә, Әниләр көненә балалар бик яратып әзерләнәләр, әниләрен котлыйлар.
Иске Минзәләбаш мәктәбендә “Әни, мең яшә!” дип аталган бик матур чара узды. Балалар әниләренә тырышып концерт номерлары әзерләделәр, үз куллары белән открыткалар, бүләкләр ясадылар. Бәйрәм күңелле биюләр, моңлы җырлар белән үрелеп барды.
«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы «Ассоциациясе, региональ проект офислары»Татарстан Милли проектлары – 2019 " фотоконкурсы үткәрә.
Бүген Сарманда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев гражданнарны кабул итте.
Бүген Җәлил гимназиясендә күптән көтелгән чара узды. Иң яшь укучыларны – беренче сыйныф укучыларын гимназистларга багышладылар. Балаларны бәйрәм белән котларга Пеппи килде .Ул алар белән уеннар үткәрде, җырлар җырлады һәм биеде. Шулай ук гимназистларны котларга "Балкыш"ансамбле дә килгән иде. Гимназия Президенты җитәкчелегендә өлкән сыйныф укучылары советы балаларга ант укыды һәм гимназист таныклыгын тапшырды.
Бүген, 29 ноябрь көнне, безнең гимназиядә гимназиянең туган көненә багышланган бәйрәм концерты узды! Чара бик җылы һәм иркен шартларда узды. Гимназияне туган көне белән котларга кунаклар килде: поселок башлыгы Кәримов Р.А., ветераннар клубы рәисе Мингазова А. Г., күршеләр – Җәлил икенче мәктәбе укучылары. Кадерле гимназия, сине туган көнегез белән котлыйбыз. Барыгыз да сәламәт һәм бәхетле булыгыз! Оештыручыларга искиткеч концерт күрсәткәннәре өчен рәхмәт!!!
28 ноябрьдә «Казан Ривьера» мәдәният-күңел ачу комплексында "чыганакларга сәяхәт"X республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Җәлил гимназиясе укучысы Габидуллина Э. «Иң яхшы видеоэкскурсия» номинациясендә 14-18 яшьлекләр арасында ТР районнары арасында 2нче урынны яулады. Җитәкчеләре: тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Нуриәхмәтова И. Н. һәм Җәлил гимназиясе педагог-оештыручысы Граханцева Е. Р. Котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар телибез!
Бүген Казан шәһәренең А.С. Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф. Х. Мөхәммәтшин катнашында «Татарстан Республикасының Рус милли-мәдәни берләшмәсе» региональ иҗтимагый оешмасы идарәсенең киңәйтелгән утырышы узды.
26 ноябрь көнне Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы "Сарман муниципаль районындагы "Шәфкатъ" халыкка комплекслы социаль күрсәтү хезмәт дәүләт автоном учреждениесы" территориясендә квартал саен үткәрелүче социаль ярдәм алучыларны коткару һәм хезмәткәрләрнең янгын куркынычы вакытында үз-үзләрен тотышын тишерү өчен өйрәнүләр үткәрелде.