ЯҢАЛЫКЛАР


27
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы игътибар иткәнчә, производствога интенсив технологияләр һәм авыл хуҗалыгы культураларының сортларын керткәннән соң, яхшыртылган күрсәткечләр белән югарырак уңышка ирешү мөмкинлеге барлыкка килде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, авыл хуҗалыгын үстерү дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2020 елдан гаилә терлекчелек фермаларына ярдәм күрсәтүнең кайбер кагыйдәләре үзгәрәчәк.

Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыкларының коррупциягә каршы тору буенча яшь ярдәмчеләренең Республика конкурсы кысаларында Альбина Хадиуллина "Сарман аграр көллияте" дәүләт аграр һөнәри белем бирү учреждениесе студентлары белән «Белем – ул көч»темасына әңгәмә үткәрде.

Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне ел саен дөньяның күпчелек илләрендә 1 декабрьдә үткәрелә. Бу көн ВИЧ-инфекция эпидемиясенең глобаль таралуын туктатырга, бу куркыныч алдында көчләрне берләштерергә кирәклеге турында искәртү булып тора.


26
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Җәлил ветераннар клубында Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты булып узды.

Сарман районында инглиз телендә җыр бәйгесе узды

26 нчы ноябрь көнне Сарман гимназиясе базасында инглиз телендә җыр бәйгесе узды. Конкурсның максаты – укучыларның игътибарын инглиз телендәге мәдәнияткә җәлеп итү һәм укучыларның чит телләрне өйрәнү белән кызыксынуларын үстерү. Конкурста соло һәм коллектив номерлары тәкъдим ителде.  Яшь артистларның чыгышлары күңелле, кызыклы һәм истә калырлык булды. Жюри әгъзаларын һәм тамашачыларны Петровка Завод мәктәбе, Җәлил гимназиясе, Карашай Саклау мәктәбе коллективлары, шулай ук Җәлил беренче мәктәбе, Сарман мәктәбе, Сарман гимназиясе укучылары үзенчәлекле чыгышлары белән таң калдырдылар. Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр мәгариф бүлегенең грамоталары белән бүләкләнде, катнашучылар сертификатлар алды.

23 нче ноябрь көнне Яхшыбай авыл клубында «Әнкәй белән үстек бер йодрык» дип исемләнгән бәйрәм кичәсе булып узды. Бәйрәмгә күп балалы өлкән, урта буын һәм яшь әниләр, аларның балалары, оныклары чакырылды. Өлкән буын истәлекләре белән уртаклашты, яшьләргә киңәшләрен бирде. Балалар әниләренә бүләкләр тапшырдылар, иҗади чыгышларын күрсәттеләр. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Кичә барысының да күңеленә хуш килде.

Бүген "Сарман гимназиясе" МБГББУнда инглиз-америка җырының "Илләрнең музыкасы" дигән муниципаль фестиваль-конкурсы узды. Барлыгы 11 мәктәп катнашты.

Ләшәү-Тамак мәктәбе укытучылары "СПИД - тормышыбызга куркыныч янаучы авыру" дигән темага түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрделәр. Тәртипле, сәламәт яшәү рәвеше алып баручыларга СПИД куркыныч түгел дигән нәтиҗә ясадылар.

Юбилярны гомер бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International