ЯҢАЛЫКЛАР


19
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 20 ноябренә
2019 елның 19 ноябре 18 сәгатьтән 20 ноябрь 18 сәгатькә кадәр

 Җәлил икенче санлы мәктәбендә «Форпост» отряды активистлары  «Мин наркотиксыз тормыш сайлыйм» исем астында акция үткәрделәр. Тәнәфесләрдә укучылар «Мин наркотиксыз тормышны сайлыйм, чөнки...»дигән гыйбарәгә үзләренең дәвамнарын яздылар.

Кичә «Җирле советлар вакыты» телетапшыруының чираттагы чыгарылышын төшерделәр.

Илебездә билгеләп үтелүче күпсанлы бәйрәмнәр арасында "Әниләр көне" аерым урын алып тора. Бу бәйрәм беркемне дә битараф калдырмый.
Шуңа күрә "Сарман гимназиясе" волонтерлары Алсу Тәлгатовна җитәкчелегендә "Әниләр көне"проекты кысаларында акция үткәрделәр. Волонтерлар үзенчәлекле бала тәрбияләүче әнине сайлап аны "Шәфкать" үзәгенә чакырдылар.

18 ноябрь көнне Лениногорск шәһәрендә Лениногорск, Әлмәт, Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Мөслим, Сарман, Чирмешән, Ютазы муниципаль районнары гаиләләре өчен ел саен үткәрелә торган «Эхо веков в истории семьи- Тарихта без эзлебез» шәҗәрә бәйрәменең беренче зона этабы узды.

Казанда ел саен үткәрелә торган «Наше время - Безнең заман» эшче яшьләр иҗаты республика телевизион фестивале зур концерт белән тәмамланды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авылда кече һәм урта бизнесны үстерүгә зур игътибар бирә. Бүген һәр районда үз эшен башлап җибәргән һәм аны уңышлы үстергән кешеләр бар. Шуларның берсе-Сарман районы Рангазар авылыннан Загриевлар гаиләсе.

Музейда «Татар кызы, татар малае» конкурсында катнашучы яшь талантлар кунакта булдылар.

Проектның төп каһарманы – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән бала тәрбияләүче Артем Шәеховның әнисе Надежда булды. «Шафкатъ» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә  көндәлек проблемалар һәм йөкләмәләр турында онытып, әниебез көн үткәрде. Биредә ул массаж, тоз мәгарәсе, ароматерапия  кебек йомшарткыч процедуралар комплексын алган, бильярд уйнаган, тренажерлар залында шөгыльләнгән. Артем «Волонтер» берләшмәсе активистлары белән калды. Алар аралаштылар, уйнадылар, вакытны күңелле үткәрделәр. Барысы да бик күп уңай эмоцияләр алдылар.


18
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Авылдашыбыз,  Муса Җәлилнең көрәштәше, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры Зиннәт Хәсәновның тууына 103 ел тулды. Бу уңайдан Иске Кәшер урта мәктәбе укучылары 16 ноябрь көнне “Зиннәт Хәсәнов һәм авыл тарихын өйрәнү” музеенда булдылар.

Ватан өчен көрәштә башын салган авылдашларыбыз истәлегенә куелган  мемориал һәм Зиннәт Хәсәнов һәйкәленә чәчәкләр салдылар, минутлык тынлык белән искә алдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International