ЯҢАЛЫКЛАР


18
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

2019 нчы елның 7 нояберенда Сарманда Михаил Калашниковның йөз еллык юбилеена һәм Бөек Ватан сугышындагы жиңүнең 75 еллыгына багышланган муниципаль конкурс үткәрелде.5 Б сыйныф укучысы Зиннатулинна Диана "Поделки и моделирование" дигән номинациядә беренче урын алды. Без аны җиңүе белән котлыйбыз һэм аңа киләчәктә дә уңышлар телибез.

18нче ноябрь көнне 3Б сыйныфында көз  айларында  туучы  укучыларнын туган көннәрен билгелэп үттеләр. Бәйрәм матур итеп бизәлгән сыйныфта узды. Балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, күңелле конкурсларда  катнаштылар. Барысы да бер-берсеннән канәгать калды һәм бәхетле!

Җәлил гимназиясендә укучыларда табигать һәм математика фәннәре циклы белән кызыксынуны арттыру, чынбарлыкны һәм үз-үзеңне танып белү, индивидуаль, иҗади һәм интеллектуаль сәләтләрне үстерү максатыннан, атналык үткәрелә. Укучылар укытучылар белән берлектә математика, информатика, химия, биология, география, физика буенча төрле чаралар үткәрәләр. 14 нче ноябрь көнне 7 нче сыйныф укучылары география буенча «Көчсез  звено " интеллектуаль уенында көч сынаштылар. Бәйгедә 7б сыйныф укучысы Гарипов Айназ җиңүче булды.

Җәлил поселогында яшәүче тыл хезмәтчәне һәм хезмәт ветераны Гаязетдинова Нурдидә Закир кызы 90 яшьлек юбилеен каршы алды.

18 ноябрь көнне Янурыс авыл җирлегенең Янурыс авылында гражданнарның үзара салым мәсьәләсе буенча халык җыены булып узды. Шулай ук бәйрәм чарасы чәй өстәле артында тәмамланды.

15 ноябрьдә аграр көллиятнең «Форпост» отряды активистлары «Без алкогольгә каршы!»  дигэн акция уткэрделэр.Бу акция сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга һәм алкогольнең сәламәтлеккә зыянлы йогынтысы турында халыкка хәбәр итүгә юнәлдерелгән. 

Бүген Янурыс авыл җирлегенең Каташ-Каран авылында гражданнарның үзара салым мәсьәләсе буенча халык җыены булып узды.  Шулай ук "Сөмбелә" бәйрәме һәм чәй өстәле оештырылды.

1 декабрьгә кадәр
2019 елда Татарстан Республикасында тулы масштаблы цифрлы телевидениегә күчкәндә, социаль якланмаган категорияләргә адреслы ярдәм күрсәтү максатларында, 2019 елда цифрлы телевизион тапшырулар сигналын кабул итү өчен кирәкле булган цифрлы телевизион приставка, телевизион антеннаны сатып алу чыгымнарына бер тапкыр компенсация бирелә.

Татарстанда  техник  культураларны  җыюның  барышы  турынңа  бүген  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче    урынбасары    Наил  Залаков  сөйләде.  Барлык  муниципаль  районнар  белән  видеоконференция режимындагы  киңәшмәне  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  үткәрде. Киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы    Премьер-министры  Алексей Песошин  катнашты. 

15 нче ноябрь көнне Сарысаз-Тәкермән авыл мәдәният йортында районкүләм «Халкым җәүһәрләре» фольклор бәйгесенең чираттагы зона туры булып узды. Бәйгедә Сулы-Саклау, Иске Имән авыл клублары, Саклаубаш, Сарысаз-Тәкермән, Карашай-Саклау, Чураш, Азалак, Юлтимер, Шәрләрәмә, Сөлек, Зур Нөркәй авыл мәдәният йортлары каршында эшләп килүче фольклор ансамбльләр катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International