ЯҢАЛЫКЛАР


17
ноябрь, 2019 ел
якшәмбе

15 ноябрь көнне Җәлил 1 нче санлы мәктәбендә 1 нче балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары экскурсиядә булдылар. Укучылар дәресләрне кызыксынып карадылар, 1, 3, 9 сыйныф укучылары белән аралаштылар. Ашханәгә, физкультура һәм Технология дәресенә, мәктәп музейларына һәм китапханәгә керделәр.

12-15 ноябрь көннәрендә Җәлил беренче санлы мәктәбендә 7-11 сыйныф укучылары арасында баскетбол буенча мәктәп ярышлары үткәрелде. 


16
ноябрь, 2019 ел
шимбә

Атнаның һәр шимбәсе гимназия үзенең ишекләрен мәктәпкә әзерлек группалары өчен ача. Балаларны тәҗрибәле укытучылар Алсу Ясировна, Нурия Зиннуровна һәм Гөлсимә Биҗановна әзерли.

Кәүҗияк төп гомуми  белем бирү  мәктәбендә «Толерантлык – тынычлыкка  юл»дигән темага ачык  сыйныф  сәгате узды.  Чара башында  балалар «Тату гаилә» мәсәлен  тыңладылар, андагы  төп сүзләр – мәхәббәт, сабырлык, гафу итү, тынычлык  һәм  татулык  гаилә  законын  тәшкил итәләр. Бу исә  укучыларга  проблемаларны  тыныч  юл  белән  хәл  итә  белүнең  ни  өчен  мөһим  булуын аңларга  ярдәм  итте.

Татарстан  Республикасының Г.Тукай  исемендәге премия  лауреаты, Рәсәй Федерациясенең халык рәссамы Илдар  Касыйм улы Зариповның  тууына 80 яшь тулу уңаеннан МБГББУ  "Александровка төп  гомуми белем бирү мәктәбе"ндә төрле чаралар  үткәрелде.


15
ноябрь, 2019 ел
җомга

Изге җомга көнендә мәктәпнең татар теле укытучылары  7 нче сыйныф укучыларын туган ил, туган як турында сөйләшүгә чакырдылар. Шигъриятсез буламы соң?! Бистәбездә яшәүче юбиляр шагыйрә Рухия  Ахунҗанова иҗаты «Җәлилнефть» нефть  һәм газ чыгару идарәсе, бистә юбилейлары белән бергә бәйләнде. Чарада  мәгариф бүлеге методисты Г.Ф.Салихова, “Хезмәт даны” музее җитәкчесе А.Галиәхмәтова, бистә китапханәчесе С.Әкрамова, “Җәлил чаткылары” әдәби берләшмәсе әгъзасы Ә. Төхбәтуллин, “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Г.Гарипова катнашты һәм чыгыш ясады.

Бүген, 15 ноябрь көнне, “Сарман” кинотеатрында “Инсаф” тулы метражлы татар сәнгать фильмын күрсәтү узды. Фильм татар драматургы Рабита Батулланың «Кичер мине, әнкәй» әсәре буенча төшерелгән. Фильмны карагач, “Инсаф” нәфис фильм вәкилләре белән авыл иҗат яшьләре белән иҗади очрашу булды. Продюсер Наталья Топал оператор Михаил Соколов һәм актер Хидиатуллин Инсаф белән бергә фильм өстендә эшнең ничек баруы турында сөйләделәр, тамашачыларның күпсанлы сорауларына җавап бирделәр.

Бөтенроссия сыйфат атнасы кысаларында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы Сарман районы белгече Кадрия Вагыйзова Сарман районында ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәге белгече Илүс Вахитов белән берлектә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча өйрәтү семинары, кайнар линия, консультация үткәрде.

2019 елның 16 ноябренә
2019 елның 15 ноябре 18 сәгатьтән 16 ноябрь 18 сәгатькә кадәр

"Worldskills Russia" олимпиадасы кысаларында Эшче һөнәрләр белән танышу максатыннан, "Казан ЭКСПО" Халыкара күргәзмә үзәгенә Сарман урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары экскурсиясе.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International