Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбенең 2-8 сыйныф укучылары "мәдәни марафон" Бөтенроссия мәдәни-агарту акциясе кысаларында тестны уңышлы узганнары өчен грамоталар алдылар.
И.К. Зарипов истәлеген мәңгеләштерү, аның иҗади мирасына игътибарны җәлеп итү, яшь буында мәдәнияткә һәм сәнгатькә карата кызыксынуны арттыру максатыннан 14 ноябрь көнне Әлмәт төп гомуми белем бирү мәктәбендә сыйныф сәгате узды.
Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге премия лауреаты,
Россия Федерациясенең халык рәссамы
Илдар Касыйм улы Зариповның тууына 80 ел тулу уңаеннан
Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә түбәндәге чаралар үткәрелде.
14 нче ноябрь көнне Иске Кәшер авыл мәдәният йортында районкүләм «Халкым җәүһәрләре» фольклор бәйгесенең чираттагы зона туры булып узды. Бәйгедә Яхшыбай, Урта Кәшер, Буралы Чишмә авыл клублары, Иске Кәшер, Күтәмәле, Мортыш-Тамак, Колмәт, Илексаз, Мортыш-Баш авыл мәдәният йортлары каршында эшләп килүче фольклор ансамбльләр катнашты.
Сынлы сәнгать дәресендә башлангыч класс укучылары И.К. Зарипов иҗаты белән таныштылар. Анын картиналары рәсем сәнгатендә күренекле урын алып тора.
15 ноябрьдә Россия Федерациясе халык рәссамы, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе лауреаты Илдар Касыйм улы Зарипов тууга 80 ел тулды. Шул уңайдан Күтәмәле мәктәбендә рәссамга багышланган сыйныф сәгатьләре узды. Сыйныф җитәкчеләре укучыларына Илдар Зарипов турында сөйләделәр, презентацияләр күрсәттеләр.
14 нче ноябрь көнне Сарман гимназиясендә 5-8 нче сыйныф ата-аналары өчен гомуми ата-аналар җыелышы узды.
Җыелышны гимназия директоры Сафиуллин Ленар Фердәүс улы ачып җибәрде. Аннары сүзне балигъ булмаган балалар эшләре буенча өлкән инспектор Алиуллин Фәрит Фоат улына бирде. Ул замана чире-наркотикларга каршы көрәш турында сөйләп китте.
Әлеге җыелышта укыту эшләре буенча директор урынбасары Илдаров Илнар Илдар улы укучыларның уку торышы белән таныштырды.
Биредә шулай ук укыту буенча директорның урынбасары Айсылу Әмир кызы чыгыш ясады.
14 нче ноябрь көнне Җәлил гимназиясендә Россиянең халык рәссамы, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илдар Касыйм улы Зариповка 80 яшь тулу уңаеннан бердәм сыйныф сәгате узды.
Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе 14 нояябрьда танылган рәссам Илдар Зариповның 80 еллыгын билгеләп үтте. Чараны рус теле укытучысы Бадертдинова Р.И. үткәрде. Чарада 5-9 нчы сыйныф укучылары катнашты.
Җәлил икенче урта мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучысы Владимир Николаевич Филимонов белән очрашу узды.