Гимназия яшь армиячеләре "Ватанны сакларга әзер" дип исемләнгән Совет конструкторы Михаил Калашниковның 100 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан оештырылган республика конкурсында катнаштылар.8б сыйныф укучысы Захарова Зарина ату буенча беренчелекне алды.
Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбенең Яшь армиячеләре җиңү белән кайттылар.
Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары "Кошлар-безнең дусларыбыз" акциясендә катнаштылар.Алар кошлар өчен җимлекләр ясап, мәктәп территориясенә элделәр.
Җәлил беренче мәктәбе командасы Михаил Калашниковның йөз еллыгына багышланган "Ватанны сакларга әзер"республика ярышларының муниципаль этабында икенче урынны яулады.
Көз-елның матур фасылы! 8нче ноябрь көнне башлангыч сыйныфларда «Көз эзләп » дигән квест уен үтте. Ишегалдында җепшек һәм салкын, ә бездә җылы, дустанә атмосфера хөкем сөрә иде. Балалар янына кунакка әкият геройлары Көз гүзәле, Убырлы карчык та килде. Станцияләрдә укучыларны көзнең 3 кызы - Сентябрь, Октябрь, Ноябрь көтеп алды. Балалар төрле конкурсларда актив катнаштылар hәм әлеге бәйрәмнән бик канәгать калдылар. Көз моңсу вакыт, дисәләр дә, балалар аяк астындагы алтынсу яфракларга, хәтта көзнен яңгырларына да сөенергә сәләтле. Башлангыч сыйныф укучыларына бугенге бәйрәм бик охшады …
Мәктәп түгәрәкләре-балаларга белем һәм тәрбия бирү системасының мөһим өлеше булып тора, чөнки алар өч төрле функцияне уңышлы берләштерә ―белем бирү, ирекле сайлап алуга юнәлдерелгән шәхес үстерү һәм тәрбия бирү.
2019 нчы елның 8 нче ноябрендә «Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУНЕҢ спорт залында һәм «Дулкын» бассейнында Яшь Армия отрядлары арасында «2014-2020 нче елларга яшьләрне патриотик тәрбияләү» подпрограммасын үтәү һәм Совет конструкторы Михаил Калашниковның 100 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан «Ватанны сакларга әзер» Бөтенроссия яшь патриотлар слеты кысаларында республика ярышларының муниципаль этабы үткәрелде.
Фестивальгә гомуми җитәкчелекне Башкарма комитетның яшьләр эшләре һәм спорт һәм туризм бүлеге, Башкарма комитетның мәгариф бүлеге, ТР ДОСААФ региональ бүлегенең Сарман җирле оешмасы Советы, Татарстан Республикасының «ЮНАРМИЯ» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең җирле штабы, «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының тест үзәге (ГТО) башкарды.
Районыбызның хөрмәтле кешеләре - Сарман авылында яшәүче, бүгенге көндә лаеклы ялда булган Татарстанның атказанган табибы Рафис һәм Рәзинә Мусиннарның 7 ноябрьдә гаилә корып яши башлауларына 50 ел тулды.
Шушы көннәрдә өлкән буын вәкилләре котлаулар кабул иттеләр.
Рангазар авылында яшәүче Әхмиева Мөсәвәрә Хәбибулла кызы үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котларга Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Сарман муниципаль районындагы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең директоры һәм өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире килгән иде. Юбилейга якыннары, туганнары, хезмәттәшләре һәм якын дуслары җыелды.
Сарман авылыннан Маннанова Фәния Сәет кызы да 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Хезмәттәшләре юбилярга истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Үз вакытында ике хезмәт ветераны да район үсешенә зур өлеш керткән кешеләр.
8 нче ноябрь көнне район мәдәният йортында Россия Федерациясе эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре көне билгеләп үтелде. Бәйрәм район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе, полиция подполковнигы Г.С.Муртазин һәм муниципаль район Советы аппарат җитәкчесе Ф.Ә.Вәлиевның чыгышлары белән башланып китте. Алар полиция хезмәткәрләрен бәйрәм белән котладылар, тырыш хезмәтләре өчен Мактау кәгазьләре, медальләр, истәлек бүләкләре тапшырдылар. Бәйрәм мәдәният йорты хезмәткәрләре эзерләгән җыр-биюләр белән үрелеп барды.