Көз-елның матур фасылы! 8нче ноябрь көнне башлангыч сыйныфларда «Көз эзләп» дигән квест уен үтте. Ишегалдында җепшек һәм салкын, ә бездә җылы, дустанә атмосфера хөкем сөрә иде. Балалар янына кунакка әкият геройлары Көз гүзәле, Убырлы карчык та килде. Станцияләрдә укучыларны көзнең 3 кызы - Сентябрь, Октябрь, Ноябрь көтеп алды. Балалар төрле конкурсларда актив катнаштылар hәм әлеге бәйрәмнән бик канәгать калдылар. Көз моңсу вакыт, дисәләр дә, балалар аяк астындагы алтынсу яфракларга, хәтта көзнен яңгырларына да сөенергә сәләтле. Башлангыч сыйныф укучыларына бугенге бәйрәм бик охшады …