ЯҢАЛЫКЛАР


8
ноябрь, 2019 ел
җомга

6 нчы ноябрь көнне Яхшыбай авыл клубында Татарстан Конституциясе көненә багышланган кичә булып узды. Аның кысаларында викторина, җыр-биюләр, караоке, чәй табыны оештырылды. Көзге муллыктан әзерләнгән ризыклар буенча бәйге оештырылды, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Кичә барысының да күңеленә хуш килде.

Каташ-Каран авылында күпернең асфальт-бетон катламын җәюгә һәм керү юлына асфальт җәюгә әзерлек бара.

"Безнең ишегалды" республика программасы кысаларында күп фатирлы йорт ишегалдында парковка, балалар мәйданчыгы урнаштыру күздә тотыла.

Республикада шикәр чөгендере уңышы узган ел күрсәткеченнән 31,7% ка арткан. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, 7 ноябрьгә республикада шикәр чөгендере 63,2 мең гектардан җыеп алынган, ягъни бу культура мәйданнарының 99% ыннан. 2 млн 774,4 мең тонна татлы тамыр җыелган, узган елның шушы чорына 2 млн 131,7 мең тонна булган.

Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлегендә «Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе» нең 10 А сыйныф укучылары өчен «Әфганстан. Сугыш беренче заттан» дип исемләнгән сыйныф сәгате үткәрелде.


7
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 6-7 ноябрендә Мәскәүдә цифрлы һәм гуманитар профильдәге мәгариф үзәкләре җитәкчеләренең "Үсеш ноктасы" форумы узды.

«Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профильле мәгариф үзәкләре авыл җирендә һәм кече шәһәрләрдә урнашкан гомуми белем бирү оешмаларының структур бүлекчәләре буларак булдырыла.

2019 елның 8 ноябренә
2019 елның 7 ноябре 18 сәгатьтән 2019 елның 8 ноябре 18 сәгатькә кадәр

Бүген Сарман муниципаль районының Шәрләрәмә авылында модульле фельдшер-акушерлык пунктының тантаналы ачылышы булды.

Эш визиты белән Сарман муниципаль районында  «Муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин булды.

Бүген Башкарма комитетның зур залында авыл җирлекләре башлыклары катнашында җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча «түгәрәк өстәл» форматында утырыш узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International