ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Иске Кәшер урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары «Урман атнасы - 2019» республика табигатьне саклау акциясе һәм «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе кысаларында агач утыртуда актив катнаштылар.

Психик  сәламәтлек- кеше өчен мөһим компонент булып тора. Ул иминлекнең торышы буларак билгеләнә, шул вакытта һәр кеше үз сәләтен һәм үз потенциалын тормышка ашыра, гадәти тормыш стрессларына каршы торырга өлеш кертә ала. Бу уңай яктан караганда, психик сәламәтлек һәр кешенең иминлеге һәм бөтен җәмгыятьнең нәтиҗәле эшчәнлеге нигезе булып тора.


 

Өлкәннәр декадасы кысаларында Саклаубаш урта мәктәбендә Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары белән әңгәмәләр, сыйныф сәгатьләре, очрашулар уза.

2019 елның 11 октябренә
2019 елның 10 октябре 18 сәгатьтән 2019 елның 11 октябре 18 сәгатькә кадәр

        2019 елның 9 октябрендә Сарман муниципаль районының  «Шәфкать»халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен «Минем еллар – минем байлыгым» дип исемләнгән  музыкаль кичә үткәрелде. Катнашучылар яшьлекләрен искә төшерделәр, рәхәтләнеп җырладылар, биеделәр.Мондый чаралар күтәренке кәеф тудыра, кешеләрнең йөрәкләрен моң, шатлык белән тулыландыра.

Янурыс авыл җирлегенең Янурыс авылындагы Комсомол урамында чокырлар ямалган.

Янурыс авыл җирлегенең Каташ-Каран авылы мәчете янында машина кую урыны урнаштыру.

Карашай-Саклау авыл җирлеге территориясендә өмәләр үткәрү матур традициягә әйләнде. Халыкның күбесе зиратка мәрхүм туганнары һәм якыннарының каберләрен төзекләндерергә килә. Өмә үткәрү бурычы-зират территориясен һәм аның тирәсен җыештыру. Зиратларны чисталыкта тоту – ул безнең ата-бабаларыбыз алдында әхлакый бурыч. Зиратта тәртип үсеп килүче буынны тәрбияләү ягыннан да мөһим. Хакыйкать юкка гына үткәннәрдән башка киләчәк юк, дигән сүз түгел бит.


9
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Җәлил 1 нче санлы мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Зәлилова А. Р. "Россиянең Сәламәтлек укытучысы-2019" X Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабында призер булды.

  Әлфия Мунировна җитәкчелегендәге 5б сыйныф укучылары укытучылар өчен ”Рәхмәт Сезгә, укытучым! ” исемле әдәби музыкаль монтаж күрсәттеләр. Монтаж эчтәлекле, саф татарча булуы белән  укытучыларның да күңеленә хуш килде. Балалар, җыр-биюләр аша, укытучыларын бәйрәм белән тәбрикләделәр, рәхмәтләрен белдерделәр. Без дә, үз чиратыбызда, 5б сыйныф укучыларына һәм аларны әзерләгән сыйныф җитәкчеләренә эчкерсез рәхмәтебезне белдерәбез!!!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International