ЯҢАЛЫКЛАР


11
октябрь, 2019 ел
җомга

Җәлилдә су челтәрләрен капиталь ремонтлау эшләре.

Җәлилдә су челтәрләрен реконструкцияләү эшләре бара.

8нче октябрь көнне Укытучылар көне уңаеннан Җәлил бистәсендә Азат һәм Алсу Фазлыевлар катнашында бик матур бәйрәм оештырылды.  МБГБУ “Азалак төп гомумбелем бирү мәктәбе”ндә дә укучылар көче белән эчтәлекле, кызыклы гадәти булмаган чара үткәрелде.     

Үзәк китапханәдә  “Укучының мәдәни нормативы» мәдәни-белем бирү проекты кысаларында "Бүгенге китапханә" дип исемләнгән экскурсия үтте. Анда МБГББУ “Сарман урта гомумбелем бирү мәктәбе”нең 10 сыйныф укучылары катнашты. Укучылар 95 еллык тарихы булган китапханәнең  уку залы, китап туплау һәм эшкәртү, методик-библиография, абонемент бүлекләре белән таныштылар.  Һөнәрләр турында кызыклы викторинада катнаштылар.

 

2019 нчы елның 11 нче октябрендә «Җәлил гимназиясе»ндә «Яңа хәрәкәт» мәктәп үзидарәсе Президенты постына тавышлар саналды. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 10нчы А сыйныфы укучысы Аманов Абдулазиз Мәктәп Парламенты президенты итеп билгеләнә! Котлыйбыз һәм эшләрендә уңышлар телибез!

Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин яңа гериатрия кабинетында булды.

Җәлил гимназиясенең Инглиз теле укытучысы Гәрәйшина Эльмира Хазинур кызын "Өлкән укытучы"номинациясендә грант алуы белән котлыйбыз!!!

11 октябрь көнне Сарман авылында авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе булып узды.Янурыс авыл җирлеге дә ярминкәдә актив катнашты.Сәүдә мәйданчыгында барлык килүчеләрне җирле терлекчелек продукциясе, умартачылык, яшелчә һәм җиләк-җимеш, икмәк-күмәч һәм башка азык-төлек товарлары белән тәэмин итү көтә иде.

Бүген район үзәге Сарманда зур ярминкә оештырылды.


10
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

10 нчы октябрь көнне Икенче санлы Җәлил урта мәктәбендә 9 нчы сыйныф укчыларының  ата-аналарының гомуми җыелышы булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International