Петровка Завод урта гомуми белем бирү мәктәбе "Бөтенроссия икътисадый диктант-2019"ның төбәк мәйданчыгы булды.
Өлкәннәр көне уңаеннан, Шәфкать үзәгендә ял итүчеләр өчен, музейда экскурсия оештырылды.
7 нче октябрь көнне Җәлил гимназиясенең 2В сыйныф укучылары арасында аларның рус халык әкиятләрен әдәби викторина формасында белүләренә тикшерү үткәрелде. Балалар, өч командага бүленеп, бик кызыклы һәм мавыктыргыч формада үзләренең рус халык әкиятләрен белүләрен күрсәттеләр. Катнашучылар тиз арада үз командаларына исем, логотип, девиз уйлап таптылар. Соңыннан, укучылар «баш мие штурмы» юлы белән бик шәп итеп биремнәрне эшләделәр һәм якладылар. Әлеге чараның максаты укучыларны әкиятләрнең белемнәрен ныгыту, уку белән кызыксыну тәрбияләү, иҗади инициативаларны үстерү, командада эшли белү, лидерлык сыйфатларын ачыклау, балаларга укылган әкиятләрдән зирәклек алырга өйрәтү иде. Әлеге викторина балаларда "кузлэрне янарга" мәҗбүр итте һәм бер-берсе белән аралашу барышында эмоциональ уңайлык тудырды. Уку көне ахырында, рәсем сәнгате дәресендә, укучылар яраткан әкият геройларының пластилиныннан әвәләп әкиятләр өстендә эшләүләрен дәвам иттеләр…
Бүген Сарман муниципаль районының Җәлил бистәсе администрациясенең киңәшмәләр залында «Җәлил поселогы» муниципаль берәмлеге башлыгы Кәримов Р. А. катнашында атналык киңәшмә узды.
Өлкәннәр көне декадасы кысаларында Сарман кинотеатрында, Илексаз, Сөлек, Әлмәт авыл мәдәният йортларында, ЦСОН “Шафкать” халыкка хезмәт күрсәтү үзәгендә “Айсылу”, “Кияү балакай”, “Көрыч”, “Капка” нәфис фильмнары күрсәтелде.
Иске Кәшер урта мәктәбе яшь армиячеләре "Җиңү урманы" Бөтенроссия акциясендә катнаштылар.
5-12 нче октябрьдә Татарстанда “Урман атнасы-2019” республика табигать саклау акциясе бара. Агач утырту чарасына Мортыштамак мәктәбе укучылары һәм укытучылары да актив катнаштылар.
Мәктәп коллективы тырышлыгы белән, Мортыштамак авылының ташландык известь карьерында 230 агач үсентесе (кура җиләге, өрәңге, миләш, нарат, шомырт үсентеләре) утыртылды.
Иске Кэшер авыл жирлегендэ янгыннан саклау булеге белэн берлектэ янгынга каршы корэш чараларын тикшеру узды.
Икенче санлы Җәлил урта гомуми белем мәктәбе республика күләмендәге “Табигатьне сакла!” экологик акциясенә кушылды.
Бөтендөнья хайваннар көне ел саен 4 октябрьдә билгеләп үтелә. Ул Россиядә гомумдәүләт ялларына кертелмәгән, әмма ил датага бәйле акцияләрне хуплый.Сарман гимназиясе укучылары да бу бәйрәмнән читтә калмаска булдылар.