ЯҢАЛЫКЛАР


5
октябрь, 2019 ел
шимбә

Хәзерге вакытта Татарстанда табигатьне саклау буенча "Урман атнасы" дип исемләнгән акция бара. Аның кысаларында Күтәмәле мәктәбенең мәктәпкәчә төркеменә йөрүче балалар тәрбияче апалары белән бергә урманга агачлар утырттылар.

Кичә Янурыс авыл җирлегенең Каташ-Каран авылы халкы "ЭкоАгент" ҖЧҖ директоры Юсупов З.З. белән очрашты.

Бүген иртәннән үк безнең гимназия укучылары үз укытучыларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйлар!

 2 октябрь көнне Иске Кәшер урта мәктәбе иң хөрмәтле кунакларны – педагогик хезмәт ветераннарын һәм лаеклы ялда булган мәктәп хезмәткәрләрен каршы алды.   Кадерле ветераннарны чакырып, хөрмәтләү мәктәптә матур традициягә әйләнде.

Чәй табыны артында  өлкәннәребез мәктәптә эшләгән еллар турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар, дулкынландыргыч  җырлар җырладылар.

3 нче октябрь көнне хезмәт ветераннары белән укытучыларны бер табын артына җыйган “Буыннар очрашуы” кичәсе узды.


4
октябрь, 2019 ел
җомга

Бүген безнең Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбенә Сарман район судыннан вәкилләр килде. 

Бөтенроссия  проекты  кысаларында  Кәүҗияк  төп  гомуми  белем бирү мәктәбендә тәҗрибәле  педагог, үзебезнең  мәктәпнең  география укытучысы Нурияхметова Ф.А. белән  очрашу узды.5-9  нчы сыйныф  укучылары  педагогка   үзләрен  кызыксындырган  сораулар  бирделәр  һәм   бер кеше  дә  җавапсыз  калмады.Очрашу  бик  кызыклы  булды.

Бүген, 04.10.2019 елда Сарман территориаль профсоюз оешмасының хисап-сайлау конференциясе узды. Конференциядә Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Рәис кызы Сәхипова, мәгариф бүлеге начальнигы Әлфәт Зыятдин улы Сабиров, халык мәгарифе хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан Республика комитеты советы әгъзасы, Халык мәгарифе хезмәткәрләре профсоюзының Әлмәт территориаль оешмасы рәисе Әзгам Хәйдәр улы Хәйретдинов, профком рәисләре, социаль партнерлар катнашты. Сарман территориаль профсоюз оешмасы рәисе итеп кабат И.У. Һадиев сайланды.

Хөрмәтле Укытучыларыбыз! Әлеге күркәм бәйрәм – Халыкара укытучылар көнендә күңел түреннән чыккан иң изге теләкләрне, иң җылы хисләрне кабул итегез!  Укытучы- җәмгыятьтә иң хөрмәткә лаек кеше , зур тормыш юлына чыгаручы.  Кеше бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсә дә, уңышлары башында укытучысы тора. Бөек акыл ияләре дә, ачышлары белән танылган галимнәр, исемнәре халыклар тарихына алтын хәрефләр белән язылган әдәбият, мәдәният, сәнгать әһелләре дә, ил башлыклары да ирешкән уңышлары өчен иң беренче чиратта укытучыларына, остазларына бурычлы. Һөнәрегезгә һәрчак тугры булуыгыз, күңел сафлыгыгыз һәм тырышлыгыгыз өчен зур рәхмәт сезгә!

Районыбызның мәгариф үсешенә һәм яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш керткән ветеран укытучыларыбызга аерым рәхмәтемне белдерәм. Барыгызга да исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге, зур уңышлар, бетмәс-төкәнмәс энергия, эшегездә яңа үрләр яулавыгызны телим!

Мәгариф бүлеге җитәкчесе Ә.З.Сабиров

2 октябрь көнне «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. «Шәфкать» үзәге ветераннары өчен мондый чаралар һәрвакыт күңелле, чөнки алар кайчандыр бергә эшләгән дуслары һәм танышлары белән очрашалар. Бу очрашулар аларга иң мөһиме – тормыш көче бирә. Аларны бәйрәм белән үзәк директоры Г.И. Хуҗина котлады. Ә ветераннар хатирәләре белән уртаклаштылар, уеннарда катнаштылар, җырлар җырладылар. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте. Ветераннар үткәрелгән бәйрәмнең җылы атмосферасыннан бик канәгать калдылар һәм мондый бәйрәмне оештырган өчен чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International