Бүген безнең Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбенә Сарман район судыннан вәкилләр килде.
Бөтенроссия проекты кысаларында Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбендә тәҗрибәле педагог, үзебезнең мәктәпнең география укытучысы Нурияхметова Ф.А. белән очрашу узды.5-9 нчы сыйныф укучылары педагогка үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр һәм бер кеше дә җавапсыз калмады.Очрашу бик кызыклы булды.
Бүген, 04.10.2019 елда Сарман территориаль профсоюз оешмасының хисап-сайлау конференциясе узды. Конференциядә Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Рәис кызы Сәхипова, мәгариф бүлеге начальнигы Әлфәт Зыятдин улы Сабиров, халык мәгарифе хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан Республика комитеты советы әгъзасы, Халык мәгарифе хезмәткәрләре профсоюзының Әлмәт территориаль оешмасы рәисе Әзгам Хәйдәр улы Хәйретдинов, профком рәисләре, социаль партнерлар катнашты. Сарман территориаль профсоюз оешмасы рәисе итеп кабат И.У. Һадиев сайланды.
Хөрмәтле Укытучыларыбыз! Әлеге күркәм бәйрәм – Халыкара укытучылар көнендә күңел түреннән чыккан иң изге теләкләрне, иң җылы хисләрне кабул итегез! Укытучы- җәмгыятьтә иң хөрмәткә лаек кеше , зур тормыш юлына чыгаручы. Кеше бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсә дә, уңышлары башында укытучысы тора. Бөек акыл ияләре дә, ачышлары белән танылган галимнәр, исемнәре халыклар тарихына алтын хәрефләр белән язылган әдәбият, мәдәният, сәнгать әһелләре дә, ил башлыклары да ирешкән уңышлары өчен иң беренче чиратта укытучыларына, остазларына бурычлы. Һөнәрегезгә һәрчак тугры булуыгыз, күңел сафлыгыгыз һәм тырышлыгыгыз өчен зур рәхмәт сезгә!
Районыбызның мәгариф үсешенә һәм яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш керткән ветеран укытучыларыбызга аерым рәхмәтемне белдерәм. Барыгызга да исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге, зур уңышлар, бетмәс-төкәнмәс энергия, эшегездә яңа үрләр яулавыгызны телим!
Мәгариф бүлеге җитәкчесе Ә.З.Сабиров
2 октябрь көнне «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. «Шәфкать» үзәге ветераннары өчен мондый чаралар һәрвакыт күңелле, чөнки алар кайчандыр бергә эшләгән дуслары һәм танышлары белән очрашалар. Бу очрашулар аларга иң мөһиме – тормыш көче бирә. Аларны бәйрәм белән үзәк директоры Г.И. Хуҗина котлады. Ә ветераннар хатирәләре белән уртаклаштылар, уеннарда катнаштылар, җырлар җырладылар. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте. Ветераннар үткәрелгән бәйрәмнең җылы атмосферасыннан бик канәгать калдылар һәм мондый бәйрәмне оештырган өчен чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.
Өлкәннәрне хөрмәтлик
Мәктәптә олимпиада эшләре дәвам итә.
Бүген Сарман гимназиясендә архив эше буенча "Заманча архив" республика методик семинары узды.
Бүген Сарманда муниципаль архив, эш башкару һәм архив хезмәтләре хезмәткәрләре өчен архив эше мәсьәләләре буенча «заманча архив» республика методик семинары узды.
МБГББУ «Петровка Завод урта гомуми белем бирү мәктәбе» нең балалар хәрәкәте активисты, район балалар хәрәкәте вәкиле буларак, Казан шәһәрендәге балалар оешмалары Советының көзге утырышында катнашты