ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

1 октябрь – Өлкәннәр көне . Картлык ул – кеше гомеренең алтын чоры, шуңа дә нәкъ менә шундый ел фасылында билгеләнә.

Иске Имән авыл җирлегендә өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм  чарасы үтте.

19-20 август көннәрендә Казан шәһәрендә сайлау хокукы һәм процессы тарихы һәм нигезләре буенча мәктәп укучыларының I республика олимпиадасы узды. Тәкъдим ителгән биремнәрнең катлаулылыгы югары булуга карамастан, безнең укучылар республика буенча иң көчлеләр булдылар. Конкурста җиңүчеләрне тантаналы рәвештә тәбрикләп , ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе М.Р. Шаһиәхмәтов лаеклы эшләрне билгеләп үтте һәм аларның авторларына грамоталар тапшырды, алар арасында Сарман районы укучылары - Җәлил беренче мәктәбенең 10 Б сыйныфы укучылары Нигъмәтуллина Аделина (җиңүче) һәм Кашапова Камилла (призер) бар иде. 

Мортыштамак авыл җирлегендә өлкәннәр көне үткәрелде.

Саклаубаш авыл җирлегендә өлкәннәр көне үткәрелде.


1
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

1 нче октябрь көнне "Советлар Союзы  Герое А.А.Казаков исемендәге Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбе"ндә Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үттелә

 Бүген Җәлил мәдәният сараенда Өлкәннәр көненә багышланган концерт һәм чәй эчү оештырылды.

1 октябрьдән “Укучының мәдәни нормативы” мәдәни-белем бирү проекты старт алды. Шул проект    кысаларында  Сарман үзәк балалар китапханәсендә  “Әкияттә кунакта” дип исемләнгән әдәби сәяхәт узды.   Иң элек китапханәче әкиятләрнең ни өчен халык, тылсымлы дип аталуы турында сөйләде. Аннан соң балалар белән бергә “Өч кыз”, “Ак байтал”,"Шалкан", «Колобок», «Три медведя», «Петушок-золотой гребешок» әкиятләрен укыдылар, фикер алыштылар. Сәяхәт “Әкият белгечләре”  дип исемләнгән  викторина белән дәвам итте.Укучылар сынатмады, китапханәченең һәр соравына җавап бирделәр. Әдәби сәяхәт “Шалкан” әкиятен сәхнәләштерү белән төгәлләнде.

Буген 01 октябрь көнне Анак, Иске Кәшер, Яхшыбай, Урта Кәшер ,Баткак авылларында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чаралары узды.

Осталык белән кешеләр тумый, ә табылган һөнәр белән горурлана.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International