7нче б сыйныфына кунакка тренер И.А.Нуриев килде.
28 сентябрь көнне Җәлил мәдәният йорты каршындагы мәйданда ел саен үткәрелә торган авыл хуҗалыгы ярминкәсе булып узды. Анда Җәлил гимназиясе коллективы да актив катнашты.
Бүген гимназиябездә үзебезнең пенсионер һәм лаеклы ялга киткән укытучыларга,техник хезмәткәрләргә "Өлкәннәр көне" оештырылды
Әлмәт төп гомуми белем бирү мәктәбенең яшь армиячеләре "Җиңү урманы" акциясендә катнаштылар.
Сарман гимназиясендә ата-аналар җыелышы булды,анда "Әзерлек курслары" н үткәрү мәсьәләсе хәл ителде.
Бүген Җәлил бистәсенең үзәк мәйданында көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсе булды, Җәлил беренче мәктәбе үз продукциясен тәкъдим итте: яшелчә, җиләк-җимеш, камыр ризыклары.
Юл өйрү кагыйдәләрен бозу нәрсәгә китергәнен барлык кешеләр дә белергә тиеш. Мәктәпләрдә дә юл йөрү кагыйдәләренә багышланган ачык дәресләр, класс сәгатьләре даими рәвештә узып торалар.
Иске Минзәләбаш мәктәбе укучылары да юл йөрү кагыйдәләрен бик яхшы беләләр. Башлынгыч сыйныф укучылары класс сәгатендә тагын бер кат юлларда хәвефсез йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр. Класс җитәкчеләре балаларны транспорт төрләре, юл билгеләре белән таныштырдылар
26-27 сентябрь көнне мәктәп фойесында иң яраткан чараларның берсе – «Көз бүләкләре»ярминкәсе узды.
Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбендә Юл хәрәкәте иминлеге атналыгы кысаларында укучылар белән һава торышы шартларына туры китереп, юлда куркынычсызлык кагыйдәләре турында профилактик әңгәмә үткәрелде.
2019нчы елның 26нчы сентябрендә Сарман авылында ел саен үткәрелә торган "Автобабай-2019" һөнәри машина йөртү осталыгы конкурсы узды. Конкурсантлар үзләренең юл йөрү кагыйдәләрен белүләрен күрсәттеләр, шулай ук тиз йөрешле фигуралы йөрүдә ярыштылар. Хезмәттәшебез, "Җәлил гимназия"се тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Ахмедов Ришат Рифкатовичны бу конкурста лаеклы җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз! Ришат Рифкатович, гимназия коллективы сезгә сәламәтлек, озын гомер һәм хезмәт эшчәнлегегездә уңышлар тели!!!