ЯҢАЛЫКЛАР


27
сентябрь, 2019 ел
җомга

2019нчы елның 26нчы сентябрендә Сарман авылында ел саен үткәрелә торган "Автобабай-2019" һөнәри машина йөртү осталыгы конкурсы узды. Конкурсантлар үзләренең юл йөрү кагыйдәләрен белүләрен күрсәттеләр, шулай ук тиз йөрешле фигуралы йөрүдә ярыштылар. Хезмәттәшебез, "Җәлил гимназия"се тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Ахмедов Ришат Рифкатовичны бу конкурста лаеклы җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз! Ришат Рифкатович, гимназия коллективы сезгә сәламәтлек, озын гомер һәм хезмәт эшчәнлегегездә уңышлар тели!!!

Хәзерге заманда ГТО ("Хезмәткә һәм оборонага әзер!") хәрәкәте киң таралыш таба. Аны Сарман районында да тормышка ашыралар. Шул уңайдан 27 сентябрьдә район үзәк ял паркында ГТО фестивале үтте. Анда Күтәмәле мәктәбе дә катнашты. Укучылар һәм укытучылар, баскычлар буенча бүленеп, нормативлар тапшырдылар.

27 сентябрь- илебездә тәрбияче һәм  балалар бакчасы хезмәткәрләре көне. Нәниләрнең  якын дусты  булып,  тормышка беренче адымнарын ясарга ярдәм итүчеләр аерым игътибарга лаек.

Районыбыз балалар бакчалары  Рәсәй,республика ярышларында җиңүләргә ирешеп эшли.

Балаларыбызнын куп яклап үсешенә  мөмкинлекләр тудырып, уз эшенә тугрылыклы булган ,   хөрмәтле районыбыз балалар бакчалары хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм! Авыр хезмәтегездә түземлек, сәләтле һәм тәуфыйклы балалар, игътибарлы әти-әниләр, гаиләгездә иминлек,  зур уңышлар телим!

Хөрмәт белән мәгариф бүлеге җитәкчесе Ә.З.Сабиров

«1 октябрь – Халыкара Өлкәннәр көне» уңаеннан 27 сентябрь көнне мәдәният өлкәсендә эшләп чыккан ветераннарны котлап чәй өстәле әзерләнде. Кунак булып килгән ветераннарыбыз табын артында эшләгән дәверләрендәге истәлекләрне яңарттылар, оештыручыларга матур теләкләр теләделәр, бәйрәмгә чакырып хөрмәтләгәннәре өчен зур рәхмәтләрен белдерделәр. Бәйрәм матур җырлар белән үрелеп барды.

2019 елның 5 октябреннән 12 октябренә кадәр республикада «Урман атнасы – 2019» табигатьне саклау акциясе узачак. Илнең төп байлыкларының берсе – Россия урманына сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, урманчы һөнәренең абруен күтәрү, җәмгыятьнең игътибарын урман ресурсларын саклауга юнәлту,  урманнарны яңадан торгызу һәм арттыру проблемаларына җәлеп итү максатларында, «Шәфкать»  халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре әлеге акцияне хуплап, 2019 елның 26 сентябрендә агач утыртуда катнаштылар.

      26 сентябрь көнне «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре «Тормышка 10 000 адым» акциясенә кушылдылар.

    Бөтендөнья оешмасы ярдәме белән 2000 елдан башлап ел саен 29 сентябрьдә «Яшәү өчен йөрәк» дип исемләнгән девиз  астында Бөтендөнья йөрәк көне  билгеләп утелә. Акциянең төп максаты – җәмгыятьнең дөньяда йөрәк-кан тамырлары авырулары эпидемиясе нигезендә килеп туган  куркынычны аңлавына ирешү, шулай ук ишемия авыруына һәм баш мие инсультына карата киң колачлы профилактик чараларны көчәйтү.

10Б сыйныф укучылары Сарман үзәкләштерелгән китапханәсенең тарихы белән таныштылар.

Саклаубаш мәктәбендә "Файдаланылган батарейкаларны җыю" экологик акциясе бара

2019 нчы елның 25 нче сентябрендә Иске Кәшер урта мәктәбендә ата-аналар җыелышы булып узды. Мәктәп директоры Әхмәтбаева Р.Г. мәктәпнең 2018-2019 уку елы нәтиҗәләре белән таныштырды. Җыелыш барышында мәктәп һәм гаилә арасындагы тыгыз хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды. Укытучы һәм ата-аналар бер-берсе белән килешеп эшләгәндә генә мәктәптә укыту-тәрбия эшләре яхшыра, гаиләдә балаларны тәрбияләү процессы тагын да уңышлырак бара.

Җыелышта Ситдикова А.Р. Ул үзенең чыгышында 2019 елның беренче яртыеллыгында булган  статистика белән таныштырды, балаларга юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү, яктылык кайтаручы элементларны куллану кирәклеге турында сөйләде.

Грипп һәм ОРВИ профилактикасы чараларын үтәү буенча ФАП мөдире Амирова А. И. чыгыш ясады.. Чыгышның төп максаты   ата-аналарны мәктәп яшендәге балалар белән гаиләләрдә вирус авыруларын профилактикалау чаралары белән таныштыру, үз балаларының сәламәтлеге өчен шәхси җаваплылык тою һәм вакцинацияләүгә уңай караш тәрбияләү торды. Ахырда ул ата-аналарга балаларын җитди куркыныч астына куймаска, үзләренә һәм гаиләсенә даими рәвештә вакцинация үткәрергә чакырды.

Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Рамазанова Р.З. ата-аналарның игътибарын хокук бозуларны профилактикалауда гаиләнең роленә юнәлтте, әлеге проблема буенча мәктәпнең эшен күрсәтте, профилактик эш алып барылуы, мәктәптә хокук бозулар статистикасы турында җентекләп сөйләде. Яшүсмерләрнең девиант тәртибен формалаштыру, баланың үз-үзен тотышында тайпылышлар нигезендә гаиләдә, мәктәптә, яшүсмерләр мохитендә "аерым" мөнәсәбәтләр булуы билгеләп үтелде. Мәктәптә балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны һәм күзәтүчесезлекне кисәтү Советы үз эшен башкара, индивидуаль профилактик эш алып барыла торган, укучыларны мәктәп эчендәге исәпкә кую тәртибе, шулай ук учеттан төшерү тәртибе әйтелде. Җыелышта катнашучылар билгеләп үткәнчә, профилактиканың иң мөһим моментларының берсе-ата-аналарга заманча яшүсмерләр мохитендә булган проблемалар һәм мөмкин булган куркынычлар турында, ә иң мөһиме, аларны булдырмау чаралары турында хәбәр итү.

Мәктәп администрациясе әти-әниләрнең сорауларына җавап бирде. Беренче очрашу булды һәм уңай тәэсирләр калдырды.

Гомуммәктәп җыелышыннан соң барлык ата-аналар сыйныфларга таралыштылар.

 

2020-2021 елларда Татарстан Республикасы халкына медик-санитар ярдәм күрсәтү чараларын тормышка ашыру кысаларында Янурыс авыл җирлеге территориясендә модульле фельдшер-акушерлык пунктлары төзү планлаштырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International