ЯҢАЛЫКЛАР


23
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Ел саен үткәрелә торган Милләтләр кроссы җомга көнне 20нче сентябрьдә Сарманда узды. Җәлил гимназиясе укучылары, Имамиева Ивилина һәм Гатина Миләүшә, мактаулы беренче урынны яулаганнары белән котлыйбыз! Аларга киләчәктә дә спорт өлкәсендә уңышлар телибез!

Һәр елда  сентябрь аенда СНТ ның туган көне билгеләп үтелә.

Бүген утырышлар залында район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барган атналык район Советы киңәшмәсе булды.

21 сентябрьдә Халыкара дөнья көнен бәйрәм итү уңаеннан «Форпост» отряды активистлары «Тынычлык күгәрчене»акциясе үткәрделәр.  Бу акциянең максаты-бөтен дөньяда тынычлык, югалтуларсыз, җимереклекләрсез тормыш,  бөтен планетадагы балаларның һәм аналарның бәхетле, шатлыклы елмаюлары.

Бу атнада якташыбыз Дамир Гарифуллинга багышланган «Әдәби хәзинә» тапшыруы эфирга чыга. Тапшыруны “ТНВ-Татарстан” каналыннан 28 сентябрь көнне 14.30 сәгатьтә, “ТНВ-Планета” каналыннан 29 сентябрьдә 13.30 сәгатьтә күрсәтәчәкләр.

Республика буенча "Экояз - 2019" бәйгесендә катнашып мәктәбебез җиңү яулады. Истәлекле бүләк белән бүләкләнде.

Янурыс авыл җирлегенең Каташ-Каран авылында гражданнарның үзара салымы хисабына янгын гидранты урнаштырылды.

Янурыс авыл җирлегенең Янурыс авылында брусчатка җәю өчен мәйданчык әзерләнә.

2019 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә Сәламәтлек саклау өлкәсендә балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итәчәк. Әлеге чарада катнашырга теләгән гражданнарга (843) 236-61-64 телефоны буенча алдан язылырга кирәк. Кабул итү Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 йорт) үтәчәк.

21 сентябь – халыкара Тынычлык көне. Шушы уңайдан, район мәдәният йортында «Тынычлык – бәхете ул дөньяның» дип исемләнгән музыкаль чара булып узды. Бәйрәм муниципаль район башлыгы урынбасары Гараева Г.Р. чыгышы белән башланып китте. Чыгышлар концерт номерлары белән үрелеп барды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International