2019 елнын 21 сентябренда Петровкий Завод
21нче сентябрь көнне Советлар Союзы Герое А.А. Казаков исемендәге Александровка мәктәбендә "Милли костюм көне" билгеләп үтелде.
21нче сентябрь көнне «Җәлил гимназиясе»ндә милли кием көне үткәрелде. Бу уңайдан сыйныф сәгатьләре үткәрелде, анда укучылар Россиядә яшәүче халыклар һәм аларның милли киемнәре турында белделәр.
21 нче сентябрдә районның иң алдынгы мәктәпләренең берсе булган Зур Нөркәй урта мәктәбе үзенең 100 еллык юбилеен бәйрәм итте.
Ел саен 21 сентябрьдә Халыкара Тынычлык көне билгеләп үтелә. Бу көнне бөтен җирдә дөньякүләм тынычлык проблемаларына багышланган чаралар уза. Җәлил икенче урта мәктәбендә дә тынычлык һәм игелек дәресе үткәрелде.Безнең мәктәп китапханәчесе Алсу Сәгъдиевна балалар белән дөнья турында кызыклы әңгәмә үткәрде, танып – белү,күңелле уеннар оештырды. Ә балалар дуслык һәм тынычлык турында шигырьләр сөйләделәр.
21 сентябрьдә бөтен дөньяда Халыкара тынычлык көне билгеләп үтелә.
«Уникаль су объектларын саклау» проекты буенча һәм шулай ук «Чиста яр» , «Яшел Россия» федераль акцияләрен тормышка ашыру кысаларында Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Кәүҗияк елгасы ярын чүп-чардан чистарттылар.
Сарман киноучреждение коллективы "Чиста яр буйлары" акциясында катнашты.
2019 нчы елның 20 нче сентябрендә Сарман муниципаль районының «Шәфкатъ» үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен Халыкара тынычлык көненә багышланган чара үткәрелде. Катнашучыларга бәйрәмнең тарихы турында сөйләделәр, аннары рәсем конкурсы булды. Бу көн Җирдә тынычлык урнаштыруга һәм көч кулланудан баш тартуга, патриотизм, дөньяда барган вакыйгаларга карата бердәмлек хисе тәрбияләүгә, үз илең өчен горурлык хисе кичерүгә юнәлдерелгән.