ЯҢАЛЫКЛАР


12
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

"Көзге игелек атнасы-игелекле эшләр эстафетасы  #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН". Иске Кәшер урта мәктәбенең 3 нче сыйныф укучылары сыйныфташлары Сәлимнең өендә булдылар. Бергәләп рәсем ясадылар, мәйданчыкта уйнадылар. Игелекле эш башкарганнан укучылар үзләре дә канәгать калдылар.

10 сентябрь көнне Җәлил гимназиясендә Көзге игелек атнасы кысаларында "Cәламәт татарстан" дип исемләнгән чара узды.

 

Куркынычсызлык айлыгы кысаларында гимназиядә 3 б сыйныфында сыйныф сәгате узды: "Юл йөрү кагыйдәләрен белү-һәркемгә тиеш».

«Сарман муниципаль районындагы  «Шәфкать халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршында оешкан   «Волонтёр» үзәге иреклеләре «Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕ ТАТАРСТАН»  акциясе кысаларында  11 нче сентябрь көнне Шаеховлар гаиләсендэ булдылар. Алар шәхси эшмәкәр Газизова Гәнҗә Закар кызы тарафыннан  бирелгән обойларны тапшырдылар.

  11 нче сентябрьдә мәктәбебездә авылдашыбыз Әлмәтнең “Каурый каләм” язучылар оешмасы , “Җәлил чаткылары”әдәби оешмасы әгъзасы Хабибуллина Фәйрүзә апа белән очрашу үткәрелде. Ул укучыларга “Тәгәрәде гомер йомгагым”дигән китабын тәкъдим итте.Туган як,авыл, табигать турындагы эчтәлекле шигырьләрен укыды.

Иске Әлмәт авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре «Осенняя неделя добра - эстафета добрых дел #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» акциясенә кушылдылар.

Тэги: #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН

Бүген 1 нче мәктәптә "Алтын, юмарт, мул көз"дигән көзге хәйрия ярминкәсе узды. 1-11 сыйныф укучылары креативлык күрсәттеләр һәм чарада бик теләп катнаштылар.

Бөтендөнья аеклык көне кысаларында Җәлил беренче мәктәбендә сәламәтлек һәм спорт көне узды. Балалар кросс стадионда йөгерделәр, аннары ярышларны мәктәпнең спорт мәйданчыгында дәвам иттеләр: аркан тартышу, эстафета, палатка җыю. Балалар вакытны күңелле һәм файдалы итеп үткәрделәр.

Саклаубаш урта мәктәбе "Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы" иреклеләр акциясенә кушылды.

МБГББУ “Петровка завод  урта гомуми белем бирү мәктәбендә " балалар хәрәкәте активистлары мәктәптә мастер-класс үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International