ЯҢАЛЫКЛАР


6
сентябрь, 2019 ел
җомга
Көзге игелек атнасы кысаларында Сарман үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре толерантлык темасына багышланган “Без төрле, әмма без бергә” дип исемләнгән түгәрәк өстәл оештырылды. Чараны алып баручы балаларга толерант кешенең нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген турында ачык һәм аңлаешлы итеп сөйләде. Шулай ук балалар "толерантлык" төшенчәсе белән таныштылар, терминның килеп чыгышын белделәр «Төрле илләрнең сәламләве», «Яхшылык кояшын ясыйбыз», «Яхшы сыйфатларны тап» кебек күнегүләрдә балалар бик теләп катнаштылар.Толерантлык илләре буйлап сәяхәт иткәндә, укучыларга игелеклелек һәм әдәплелек турында табышмаклар әйттеләр. Дуслык кояшы – түгәрәк өстәлнең символы булып торды, аларга балалар толерант нурлар беркеттеләр.

 2019 нчы елның 6 сентябрендә Сарман муниципаль районының «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә  «Көзге игелек атнасы – игелекле  эшләр эстафетасы # МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» акциясе кысаларында  социаль хезмәт алучылар өчен төрле халыкларга карата хөрмәт тәрбияләү, игелеклелек, бер-береңне аңларга һәм кабул итәргә омтылыш максатыннан «Дөнья халыклары биюләре» дигән чара үткәрелде.

Авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны Татарстан Республикасы медицина оешмаларына халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге автотранспорты белән китерүне тәэмин итү максатларында, 2019 елның 2 сентябреннән «Демография» милли проектының «өлкән буын» федераль программасы старт алды.

«Көзге мәрхәмәтлелек атнасы» кысаларында үзәк китапханә хезмәткәрләре #Мывместе #Без бергә акциясе үткәрде. Акция барышында яшьләрне дус, тату, бердәм булырга өндәп , буклетлар таратылды. #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН

    Гражданлык позициясен формалаштыру, җәмгыятьтә мәрхәмәтлек булдыру, социаль проблемаларны чишүнең мөһим ресурсы буларак, ирекле ярдәмчеллекнең яңа идеяләрен алга җибәрү, халыкның гражданлык активлыгын арттыру максатларында 05-12 сентябрь көннәрендә. Татарстан Республикасында «Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН»иреклеләр акциясе үткәрелә.

2019 елның 4 сентябрендә, терроризмга каршы көрәш  айлыгы уңаеннан, Сарман кинотеатрында Сарман аграр көллияте студентларына “Антитеррор” документаль фильм  күрсәтелде.

2019 нчы елның 5 нче сентябрендә Сарман муниципаль районының «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә  социаль хезмәт алучылар өчен «Экстремизмга-юк!" дип исемләнгән чара үткәрелде. Хокук саклау органнары хезмәткәре Фәретдинов Ленар дөньяда терроризм үсешенең тарихы турында сөйләде, стандарт булмаган хәлләр килеп чыкканда саклык чаралары һәм гамәлләр алгоритмы турында әңгәмә үткәрде.

6 нчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау кысаларында Сарман муниципаль районында эш визиты белән Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Р.Ф. Вәлиуллов булып китте. Аны район башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин озатып йөрде.


5
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Иске Кәшер авыл җирлеге Иске Кәшер авылыннан Рамазанова Рәйсә апа 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2 нче сентябрьдә мәктәбебездә Белем бәйрәме узды. Бәйрәмдә ата-аналар, районыбыз кунаклары, ветеран укытучылар катнашты. Балаларга үзләренең җылы теләкләрен җиткерделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International