ЯҢАЛЫКЛАР


5
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

4
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек һәм ТАССР төзелүенә 100 ел тулу уңаеннан  музей хезмәткәрләре Сарман урта мәктәбендә патриотик чара үткәрделәр.

2019 елның 3 сентябрендә Сарман муниципаль районының «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү  үзәгендә  социаль хезмәт алучылар өчен фаҗига еллыгы уңаеннан Беслан турында фильм күрсәтелде. Фаҗига турында күп фильмнар төшерелде, чөнки мондый вакыйгалар турында онытырга ярамый. Алар терроризмның бөтен дөньяда җәмгыятькә куркыныч тудыруын искә төшерә. Чара һәлак булганнар истәлегенә бер минут тынлык белән тәмамланды.

Агымдагы ел башыннан  Сарман муниципаль районының «Шәфкатъ «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» ойгә йөреп социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсенең ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкәннәре өчен янгын хәбәрчеләре урнаштырылды.
 

«Терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көне» кысаларында Сарман районы «Шафкатъ» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге «Волонтер» берләшмәсе активистлары  «Терроризм – җәмгыятькә янау» акциясе үткәрделәр.

2019 елның 26 августында Сарман муниципаль районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе хезмәткәрләре белән, газетадан бөтереп эшләнгән таякчыклар кулланып, үрү буенча дәрес үткәрелде. Әлеге технологиянең максаты – кешеләрне кул астындагы материалдан нәфис һәм файдалы әйберләр ясарга өйрәтү, шәхес үсеше өчен шартлар тудыру. Иң матур хисләрнең берсе - иҗат итү шатлыгын тою һәм сынап карау.        

Казанда 2019 елның 28-30 августында «Казан шәһәре көне һәм Татарстан Республикасы көне» бәйрәме кысаларында «Казан сөлгесе»-«Kazan towel» халык җыр – бию сәнгатенең IV Халыкара фестиваль– конкурсы узды.

Петровка Завод урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Тынычлык дәресләре" узды»

Казанда «Иске Казан түгәрәк уены» Республика татар фольклоры фестиваль-конкурсы ачылды. Иске Татар бистәсе территориясендә республиканың 22 районыннан 57 фольклор коллективы һәм солистлар үз осталыкларын күрсәтте. Чарада ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин катнашты.


3
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов чираттагы бишкөнлек алдынгыларын бүләкләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International