ЯҢАЛЫКЛАР


21
август, 2019 ел
чәршәмбе

Җәлил поселогын актив яшьләре " Автобус 14...30"акциясендә катнаштылар.

Үз-үзеңә бәйрәм ясамасаң, кем сиңа бәйрәм ясасын.

21 август көнне Сарман Үзәк ял паркында «Автобус 14..30» Республика акциясе узды. Анда Сарман районы «Шафкатъ» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге «Волонтер» берләшмәсе активистлары да катнашты. Акциянең максаты: районыбыз яшьләрен җирлектә яшәү өчен уңайлы шартлар тудыруга җәлеп итү. Моның өчен «Татарстан яшьләре» иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре иң яхшы идеяләрне тупландырып һәм муниципаль районда яшьләр ачык мисалларда яшәү шартларының өстенлекле юлларын  күрсәттеләр.

Бүген, 21 августта, Сарманда  "14..30" яшьләр автобусы булды. Аның белән бергә-диджейлар, яшь җәмәгатьчеләр һәм яшь министрлык командасы вәкилләре килде.

Азалак авыл жирлегендә узара салым акчасына урам утларына ремонт ясалды

Балалар товарларының, мәктәп кирәк-яракларының сыйфатына һәм куркынычсызлыгына кагылышлы барлык кызыксындырган сораулар буенча консультацияне сез көн саен, ял көннәреннән тыш, 8.00 дән 12.00 гә кадәр һәм 13.00 дән 17.00 гә кадәр телефон аша ала аласыз: 8 (85558) 7-22-78 ; 8 (85559) 2-44-64.


20
август, 2019 ел
сишәмбе

Олуг юбилее белән ветеранны район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, матур теләкләр белән, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, истәлек бүләге тапшырды.

19 август көнне Үзәк ял паркында 7-16 яшьлек балалар арасында "Илһам чишмәсе" дип исемләнгән район җыр конкурсы үткәрелде.  

“World Skills”стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча узачак дөнья чемпионаты кысаларында 18 август көнне Казан ипподромы чит илләрдән 2000 меңнән артык яшь һөнәрчесен җыйды. Кунакларны төрле районнардан килгән татар фольклор коллективлары халкыбызның яратып уйналына торган түгәрәк уены белән каршылады. Әлеге бәйрәм чарасында Сарман районыннан ике коллектив:Зур Нөркәй авылыннан ”Нөркәем” халык фольклор ансамбле, һәм Мортамак авылыннан “Чишмә” фольклор ансамбльләре катнашты. Республикабызның традицион мәдәниятен үстерү үзәге җитәкчелеге тарафыннан оештырылганган әлеге чара кунакларның да катнашучыларның да күңеленә бик хуш килде.
22 август көнне 10.00 сәгатьтә район үзәк китапханәсенең уку залында Әлмәт язучылар берлеге әгъзалары белән "Күңелләрдә иҗат рухы" дип исемләнгән очрашу оештырыла. Әдәбият сөючеләрне очрашуга чакырабыз. Рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International