19 нчы август көнне «Җәлил гимназиясе» базасында Сарман муниципаль районы чит тел укытучылары муниципаль методик берләшмәсенең секция утырышы узды.
Карашай-Саклау авыл җирлеге территориясендә юл буйларын тәртиптә тоту эшләре бара
Тикшерелгән бизнес «ресурс» ның түләүсез «кайнар линия» телефоны
8 800 222-37-22.
2019 елның 17 августында Җәлил Дендропаркында Халыкара конкурслар лауреаты Яна Гурешидзе һәм чакырылган кунаклар: Игорь Елизарьев (дядя Гоша) Одес шәһәреннән һәм Ксения Коршунова башкаруында эстрада – джаз музыкасы һәм Шансон концерты булды.
16 нчы август көнне “Шәфкатъ” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә чираттагы консилиум утырышы булып узды. Анда барлык тәрбия системасы вәкилләре катнашты.
Утырыш барышында дүрт гаиләдә үзләренең бала тәрбияләү өлкәсендәге бурычларын тиешенчә үтәмәүче әти – әниләрнең эшләре тикшерелде. Шәхси тернәкләндерү программасы кысаларында гаиләләрнең этаптан этапка күчүләре каралды. Киңәшмәдә гаиләдәге катлаулы хәлләрне алдан кисәтүгә һәм профилактик чараларга аеруча басым ясалды.
Район башлыгы Фәрит Хөснуллин уракның өченче бишкөнлеге алдынгыларын бүләкләде.
15 август көнне Сарман китапханәсенә Казан кунаклары – Республика балалар китапханәсенең методик бүлек хезмәткәрләре килделәр. Алар үзәк һәм балалар китапханәләренең эшчәнлеге белән таныштылар. Л.Н. Толстойның “Өч аю” әкияте буенча китапханәчеләр тарафыннан куелган курчак спектаклен тамаша кылдылар. Башка китапханәләрнең эшләү ысуллары белән тәҗрибә уртаклашып, методик ярдәм күрсәттеләр.
2019 елның 20 августында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһ., Карл Маркс ур., 61 йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры тарафыннан гражданнарны бердәм тематик кабул итү булачак.
2019 елның 18 августына
2019 елның 17 августында 18 сәгатьтән 2019 елның 18 августына кадәр
Үзара салым акчасына Шыгай авылында һәйкәл янын төзекләндерү эшләре бара