ЯҢАЛЫКЛАР


7
август, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 8 августына
2019 елның 7 августында 18 сәгатьтән 2019 елның 8 августында 18 сәгатькә кадәр


6
август, 2019 ел
сишәмбе

2019 нчы елның 6 нчы августында Сарман муниципаль районының дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе «Шәфкать» үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе психологы Зыятдинова Р.диктант үткәрде. Максат — һәр кеше өчен белемле булу мөһим булуын күрсәтү; күндерү, русча һәм татарча сөйләшергә теләүчеләрне берләштерү. Текст яшьлек турында иде - кеше тормышының матур чоры.

2019 нчы елның 5 нче августта  Сарман муниципаль районының  «Шәфкатъ» халыкка социаль  хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучылар  өчен «Светофор көне» дип исемләнгән агитация-пропаганда чарасы үткәрелде. «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ белгече юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә үгетләүче лекция укыды.  Катнашучылар  юл хәрәкәте иминлеген һәм яктылыкны кайтаручы элементларны куллану кирәклеген пропагандалаучы видеороликлар карадылар. Чара ахырында  истәлекле календарьлар таратылды.                                                  

3 август көнне Иске Кәшер авылы сәхнәсендә «ЫК буйлары» җыр һәм бию ансамбле, Мөслим районы мәдәният йорты үзешчәннәре бай концерт программасы тәкъдим иттеләр.Республика районнары арасында аралаш концертлар ел саен ТР Мәдәният министрлыгы инициативасы белән Президент программасы буенча төзелгән һәм соңгы елларда сафка бастырылган яңа авыл клубларының эшчәнлеген тулыландыру һәм ТР муниципаль берәмлекләрендә халык белән җанлы аралашу максатында үткәрелә.

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин аэродромнарга ярдәм күрсәтү буенча дәүләт программасында актив катнашуы, кече авиацияне, җиңел авиация спортсменнарын һәм үзешчәннәрен үстерүгә керткән шәхси өлеше өчен Россия Федерациясе Транспорт министрлыгының, Транспорт тармагында күзәтчелек итү буенча федераль хезмәтнең Рәхмәт хатына ия булды.

Узган атнада район үзәгендә һава десанты гаскәрләренә һәм аларга һәйкәл ачылу тантанасында бу эшкә зур өлеш керткән сарманлыларга – район башлыгы Фәрит Хөснуллинга, район десантчылары берләшмәсе җитәкчесе Марат Шәеховка, ветеран десантчылар Айрат Гәрәев, Рәмис Рәхимов, Рәис Кәлимуллин, Нил Һадиуллинна “Эшче-крестьян Кызыл Армиясенә һәм флотка 100 ел” дигән юбилей медале тапшырылды.


5
август, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасының борынгы шәһәрендә үткәрелә торган " Спас ярминкәсе» әлеге ике төшенчәне үз эченә ала, ул эшмәкәрләр һәм һөнәрчелек өлкәсендә осталарның эшлекле һәм иҗади активлыгы үзәгенә генә түгел, ә илебезнең төрле төбәкләреннән килгән күпсанлы иҗат коллективлары өчен зур сәхнә мәйданына да әверелә. Быел Спас ярминкәсе янә кунаклар җыйды, 2 августтан 4 августка кадәр, оештыручылар тырышлыгы һәм кешеләрдә бу «Алабуга могҗизасы»дигән зур кызыксыну уята.

3 август көнне Әлмәт шәһәрендә “Татарстан нефтенең 60 еллыгы” исемендәге паркта XXII региональ балалар һәм яшүсмерләр иҗаты  «Сандугач сайрар илем» фестивале җиңүчеләре катнашында концерт уткәрелде. "Умырзая» хореография коллективы (җит. Г.В. Нургалиева), Рания Зарипова (җит. Р.Р. Хаҗиева), нәфис сүз номинациясендә җиңүче - Рәзилә Бәдертдинова (җит. Р.М. Хәмидуллина), тамашачыларның йөрәкләрен яңадан үз иҗатлары белән яуларга чакырулар алдылар.


3
август, 2019 ел
шимбә

2019 елның 4 августына
2019 елның 3 август 18 сәгатьтән 2019 елның 4 август 18 сәгатькә кадәр

Карашай-Саклау авыл җирлегендә үзара салым акчасына мотопомпа сатып алынды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International