ЯҢАЛЫКЛАР


2
август, 2019 ел
җомга

Бистәбездә  136  кешелек  картлар һәм инвалидлар  йорты бар. Язмыш җилләре каккангамы,  тормыш давылларына очрапмы,  җиһанның шушы кадәр  кешесе  бу йортта үзләренә сыеныр урын  тапканнар.

«Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУнең Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарында 2019 елның 29 июленнән 12 августына кадәр җиләк-җимеш продукциясенең сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрә.

Ел саен 2 августта данлыклы дата — Һава-десант гаскәрләре көне билгеләп үтелә.

«Форпост» үзәге «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесе белән берлектә «Олимпия өметләре» балалар лагерында тәрбияләнүчеләр белән «Минем дустым – велосипед " дип исемләнгән агитация – пропаганда чарасы үткәрделәр. Әлеге чараның максаты-юл хәрәкәте кагыйдәләрен ныгыту һәм урамнарда һәм юлларда куркынычсызлыкны сакларга  җәлеп итү.


1
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 1 августында Җәлил бистәсендә яшәүче Кашапова Зөлхия Закир кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Зөлхия Закир кызы Тырыш авылында яши. Җәлилдә төзелештә эшләгән, безнең бистәне төзүдә катнашкан. Эштән буш вакытта җырлар җырларга яраткан, концертлар куйган, җырлый һәм хәзер дә яхшы җырлый.

Олуг юбилее белән ветеран укытучыны район Башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде.

Урып-җыю эшләрен агротехник срокларда, югары сыйфат белән башкарып чыгу, уракта катнашучы комбайнчыларның һәм үзйөрешле чапкычларда эшләүче механизаторларның эшен стимуллаштыру, хезмәтне саклау шартларын яхшырту максатыннан, 2019 ел уңышын җыюда катнашучы мехнизаторлар арасында ярыш үткәрү турында карар кабул ителде.

Җәлил бистәсендә «Татнефть» коппамниясе ярдәме белән үтә торган «Культурная среда» проекты кысаларында төрле мәдәни чаралар уза. Җәлил поселок китапханәсе коллективы  13, 22  июнь, 6 июль көннәрендә балалар өчен әзерләгән программалар «В поисках волшебного сундучка», «Путешествие в мир профессий», «Веселый сфетофор» дип аталды. Төрле квест-уеннар, уен-сәяхәтләрне әкият геройлары, төрле профессия кешеләре булып киенгән китапханәчеләр уздырды.

Хәзерге вакытта китапханә алдында балаларны китапка тарту, китап укуга кызыксыну тәрбияләү, китап укучыларның киләчәген формалаштыру бурычы тора. Шулай ук сабыйларны китапларны сакларга һәм бәяләргә, алардан дөрес файдаланырга, үзеңне китапханәдә тотарга өйрәтү дә мөһим. Китаплар белән якыннан танышу – ул яңа, тылсымлы һәм гаҗәеп кызыклы дөнья ачу. Балалар – иң рәхмәтле, игътибарлы тыңлаучылар һәм актив укучылар. Шуңа күрә бүген мәктәпкәчә учреждениеләрнең китапханәләр белән бәйләнеше бик мөһим.

Сарман үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре "Китапны ни өчен сакларга һәм кадерләргә кирәк?" дигән темага әңгәмә үткәрделәр. Балалар белән бергә бик күп кенә сорауларга җаваплар эзләдек. Әңгәмәнең ахырында нәни дусларыбыз белән таушалган, ертылган китапларны ябыштырдык. Эш барышында китап белән эшләү кагыйдәләрен дә искә төшереп алдык: рәсем ясамаска, язмаска, битләрен бөгәрләмәскә, ертмаска, рәсемнәрен кисмәскә, ашау вакытында китап укымаска, китап эченә карандаш яки ручка тыкмаска.

 


31
июль, 2019 ел
чәршәмбе

30 июль көнне районга Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International