«Мәдәни мохит» проекты кысаларында 2019 елның 20 июлендә Җәлил бистәсенең Мәдәният сарае мәйданында " Очрашу»концерты узды. Кунаклар һәм Сарман авылы артистлары чакырылган иде.
«Мәдәни мохит» проекты кысаларында Габдрахман (Субаш) авылы да бер бәйрәм итеп алырга җыелган. Бәйрәм уеннар, җырлар, биюләр белән аралашып барды.
Җәй балаларны ваемсыз каникуллар белән генә түгел, ә онытылмас сәяхәтләр, санаторий-профилакторийларда, сәламәтләндерү лагерьларында ял итү белән дә сөендерә. Бистәдә яшәүче күп кенә балаларга " Сәләт» лагерендә ял итәргә туры килде.
Бу ел юбилей даталарга бай - Җәлил поселогның 55 еллыгы, «Җәлилнефть " НГДУсының 60 еллыгы билгеләп үтелә.Шул уңайдан поселокта төзекләндерү эшләре бара.
Җәлил бистәсендә юбилей чараларына әзерлек кысаларында (Җәлил бистәсенең 55 еллыгы, «Җәлилнефть» НГДУсының 60 еллыгы) мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре бистә территориясен яшелләндерүдә һәм төзекләндерүдә актив катнашалар.
2019 елның 23 июленә
2019 елның 22 июль 18 сәгатьтән 23 июль 18 сәгатькә кадәр
Карашай-Саклау авыл җирлегендә үзара салым акчасына юллар вак таш җәелде
16 июль көнне социаль-тернәкләндерү бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен « Кайнатма көне » оештырылды. Чара әлеге тәм-том барлыкка килү тарихы белән башланып китте һәм дегустация белән дәвам итте. Катнашучыларга кайнатманы татып карарга һәм нинди җиләк-җимештән кайнатылганын билгеләргә тәкъдим ителде. Соңыннан варенье кайнату серләре һәм рецептлары белән уртаклаштылар. Чара чәй өстәле артында тәмамланды.
Кичә «Мәдәни мохит» проекты кысаларында Җәлил мәдәният сарае мәйданында Алинә һәм Азат Кәримовлар һәм аларның иҗат төркеме концерты узды. Әлеге талантлы артистлар бистә халкын һәм кунакларны эстрада һәм халык җырлары һәм юмор белән сөендерде
Кичә Җәлил балалар сәнгать мәктәбе укытучылары Җәлил шәһәр тибындагы поселогы дендропаркында тәлинкәләр рәсемнәре һәм фоторамканы декорацияләү буенча мастер класслар үткәрделәр. Балаларга рәсем ясау һәм бизәү бик ошады