ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышлап, Сарман үзәк китапханәсе « О прошлом для будущего» исеме астында лагерьда ял итүче балалар өчен бәйрәм чарасы үткәрде.Республикабызның шәһәр, авыл тарихы, һәм Татарстанның бүгенгесе турында сөйләнде. Балалар викторина сорауларына төгәл һәм актив җавап бирделәр. Бәйрәм күңелле уеннар белән дәвам итте.
11 нче июль көнне Гаилә көне уңаеннан киноучреждение эшчеләре А.М.Залаков исемендәге ял паркында ачык һавада сарманлылар өчен “Любовь и голуби” лирик комедиясен күрсәттеләр.
Шәһәр тибындагы Җәлил поселогында "Мәдәни мохит" проекты кысаларында чаралар дәвам итә.
10 июль көнне шәһәр тибындагы Җәлил поселогында «Җәлил чаткылары» әдәби берләшмәсенең НГДУ «Җәлилнефть» 60 еллыгын һәм Җәлил поселогының 55 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «Күңел чаткылары – халкыкка» дигән шигырьләр җыентыгын тәкъдим итү чарасы булды.
Сарманда 2019 ел уңышын җыеп алуда катнашачак техникаларның әзерлеге тикшерелде.
Бүген Район Башлыгы Яр Чаллы педагогия университеты ректоры белән очрашты.
Бүген Китапханә «Олимпия өметләре» җәйге спорт лагере балалары өчен театр көне оештырды.
Бүген тыл һәм хезмәт ветераны, Герой ана - Гайфуллина Кәримә Сөләйман кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
Бүген район Советында “Бердәм Россия” сәяси партиясе фракциясе җыелышы үткәрелде.
2019 елның 10 июлендә Җәлил шәһәр тибындагы поселогы Хакимиятенең утырышлар залында күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.