Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе
Хөрмәтле Сарман халкы! Бөтен ил буенча "Балачак куркынычсызлыгы!"31 августка кадәр дәвам итәчәк. Сарман районы буенча Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил буларак, мин барыгызны да 10 июльдә билгеләп үтелүче әлеге акциянең рәсми көне белән котлыйм. Җәлил бистәсенең 1 нче мәктәбе хезмәткәрләре инде уен мәйданчыклары җыештырып, таган бүлмәләрен ремонтлыйлар, матур һәм уңайлы эшлиләр.
8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. «Ныклы гаилә» проектын тормышка ашыру кысаларында, Сарман районы башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары И. Р. Сәхипова, "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Хуҗина Г. И., үзәк белгечләре, гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге хезмәткәрләре һәм Сарман районы «Шафкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Волонтер» берләшмәсе активистлары белән берлектә, мөмкинлекләре чикле балаларны тәрбияләүче гаиләләрне бәйрәм белән котладылар. Гаиләләргә ромашкадан букетлар һәм бәйрәм күчтәнәчләре тапшырдылар.
Район үзәгендәге Ял паркында V районкүләм “Без - сәнгатьле халык” фестивале ачылды.
Сарманлылар район үзәгендәге Ял паркында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үттеләр.
6 июль көнне Җәлил поселогында "Мәдәни мохит" проекты кысаларында берьюлы ике мәдәни чара – «Гаилә – уй-фикерләр һәм эшләр бердәмлеге " дип исемләнгән гаилә династияләре иҗади конкурсы һәм балалар өчен «Күңелле светофор» интерактив күңел ачу программасы узды.
2019 нчы елнын 8 июлендә Сарман муниципаль районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Гаилә көне уңаеннан, социаль хезмәт алучылар белән өстәл теннисы буенча турнир уздырылды. Турнирнын төп бурычы – сәламэт яшәү рәвешен арттыру һәм пропагандалау. Өлкән яшьтә булуларына карамастан катнашучылар үзләренең житезлеген күрсәттеләр. Турнир күңелле, дустанә шартларда узды.
Сарман районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәр белән берлектә, традиция буенча, хезмәткәрләр каен себеркесе бәйләделәр. Бөтен шартын туры китереп бәйләү, саклау, файдасы турында хезмәт терапиясе инструкторы сөйләде һәм күрсәтте.
5 июль көнне Җәлил бистәсендә "мәдәни мохит" проекты кысаларында Ваһапов фестивале лауреатлары концерты булды.
Бүген утырышлар зур залында район Советының атналык киңәшмәсе узды, аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.