ЯҢАЛЫКЛАР


21
июнь, 2019 ел
җомга

16 июнь көнне – июньнең өченче якшәмбесендә - Медицина хезмәткәрләре көне иде.

Бүген Ял паркында Бөек Ватан сугышы башлануга 78 ел тулуга багышланган «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясе узды.

20 июнь көнне “Кояшкай” мәктәп яны лагеренда “Юл йөрү кагыйдәләре көне” булып узды.

Балалар әле күптән түгел генә мәктәп яны лагерьларына йөри башлаганнар иде. Менә аның да соңгы атнасы җитте... Шул уңайдан Күтәмәле мәктәбендә оештырылган "Балачак планетасы" лагеренда балалар өчен бәйрәм уздырылды. Аларны "Кырык Чишмә"гә алып бардылар. Анда балалар Сабан туе үткәрелде, алар өчен сый-нигъмәтләр әзерләнде. Лагерьга йөрүчеләр чарадан канәгать калдылар.

Узган атна “Мәктәпкәчә балалар – саләмәт” девизы астында үтте. Ул яраткан милли бәйрәмебез Сабантуй белән башланып китте. Анда балалар туйганчы үзләрен җитезлектә һәм  осталыкта сынадылар, күңел ачтылар. Алар өчен бик күп бәйгеләр оештырылды.

   14 нче июнь  көнне «Корстон” кунакханә сәүдә - күңел ачу үзәгендә Татарстан республикасы Премер министры А.В. Песошин һәм башка югары җитәкчеләр катнашында социаль хезмәткәрләр  көне  уңаеннан  танатаналы бәйрәм чарасы уздырылды. Чарада  “Социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең иң яхшы хезмәткәре” Бөтенроссия конкурсының республика этабы нәтиҗәләренә йомгак ясалды.

   Җиңүчеләр арасында Сарман  “Шәфкатъ” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Мубаракшина Р.Г. да бар иде. Ул дәүләт учреждениеләре профсозларының  дипломы һәм махсус призы белән бүләкләнде.

Бүген Иске Кәшер урта мәктәбе каршындагы "Кояшкай" мәктәп яны лагере укучылары Иске Кәшер авылының "Ислам нуры"мәчетендә булдылар. 

Сезгә һөнәри осталыгыгыз, сайлаган эшегезгә тугрылыгыгыз, батырлыгыгыз һәм шәфкатьлелегегез, иң катлаулы очракларда да аек акыл белән эш итә белүегез өчен чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм.

19 июнь  конне Карашай-Саклау авылы китапханэсендэ мэктэпкэчэ яшьтэге балалар белэн «Китаплы жэй» дип аталган чара уткэрелде

20нче июнь көнне Җәлил бистәсенең дендропаркында "Мәдәни мохит" программасы кысаларында чара узды. Җәлил гимназиясе укытучылары һәм укучылары искиткеч концерт программасы белән чыгыш ясадылар, ә технология укытучылары Шәйхетдинова А. Л. һәм Гарипова М. М. үзләренең кечкенә дуслары өчен кызыклы мастер-класслар күрсәттеләр. Концерт бер сулышта узды. Тамашачылар канәгать калды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International