ЯҢАЛЫКЛАР


26
май, 2019 ел
якшәмбе

6 июньдә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында психологик ярдәм көне  узачак.

Буген, 26 май көнне,16.057.03 хисап участогында алдан тавыш бирү үткәрелә.

Кичә районыбыз мәктәпләре, шул исәптән Сарман гимназиясенең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен мәктәп кыңгыравы соңгы тапкыр шалтырады.

Джаль мәдәният йортында 6 чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат "Бердәм Россия" Партиясеннән алга таба тәкъдим итү өчен кандидатураны билгеләү буенча актив тавыш бирү бара.

Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, 16.057.01 хисап участогында алдан тавыш бирүдә катнашты.


25
май, 2019 ел
шимбә

Бүген Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбендә  "Соңгы кыңгырау" бәйрәме узды. Әлбәттә, чыгарылыш сыйныф укучыларына аерым игътибар бирелде. Укытучылар һәм ата-аналар исеменнән алар өчен изге теләкләр яңгырады. Тантананың соңгы мизгелдә күккә шарлар күтәрелде. 

Хәерле юл, кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары, сезгә һәм барлык башлангычларыгызда уңышлар телим.

Бүген Җәлил беренче мәктәбендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме үтте. 11 нче сыйныфны тәмамлаучы 31 укучы олы тормышка сәяхәткә китте.  

Менә соңгы кыңгырау шалтырады!!! Гимназия ишегалдында укучылар, укытучылар һәм ата-аналар җыелды. Бәйрәмдә катнашучыларның йөзләрендә шатлык яшьләре күренә. 11 нче сыйныф укучыларын бу искиткеч бәйрәм белән котлыйбыз һәм имтиханнарда уңышлар телибез!

Бүген Җәлил икенче урта мәктәбендә « Соңгы кыңгырау» тантаналы линейка узды.

Саклаубаш гомумбелем бирү мәктәбендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме үтте


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International