ЯҢАЛЫКЛАР


25
май, 2019 ел
шимбә

     Бүген районыбызның барлык мәктәпләрендә дә Соңгы кыңгырау бәйрәме узды. Берәүләр өчен бу көн, җәйге каникуллар башлануы белән истәлекле булса, кадерле чыгарылыш укучылары өчен җитди сынаулар – дәүләт имтиханнары башлана. 11 нче сыйныфны - 177 бала , 9нче сыйныфны барлыгы  359 бала тәмамлады. Укучыларга,  имтиханнарны тиешенчә тапшырып , кулларына аттестат  алуларын телибез. 

Бүген Карашай-Саклау  төп гомуми белем бирү мәктәбендә " Соңгы кыңгырау” бәйрәме узды

Петровка Завод урта гомуми белем бирү мәктәбендә Соңгы кыңгырау бәйрәме онытылмаслык тантана атмосферасында узды.

Бүген Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә " Соңгы кыңгырау” бәйрәме узды. 

Матбугат көне уңаеннан Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәгендә язучы, журналист Хәниф Хәйруллин исемендәге премияләр тапшыру тантанасы булды.


24
май, 2019 ел
җомга

23 май көнне балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе спорт залында 2001 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында волейбол буенча Сарман муниципаль районы беренчелегенә ярышлар узды. 

23 нче  май көнне “Җәлил гимназиясе” фойесында уку елы нәтиҗәләренә багышланган тантаналы линейка узды. Гимназия укучылары бик яхшы укулары, иҗади конкурсларда һәм олимпиадаларда ирешкән уңышлары, гимназия тормышында актив катнашулары өчен грамоталар белән бүләкләнде.

 

22 нче май көнне “Җәлил гимназиясе”нең 4 нче б сыйныфы башлангыч мәктәп белән саубуллашты.

23 нче май көнне «Җәлил гимназиясе»  укучылары Җәлил поселогының 32нче янгын сүндерү частена бардылар.  

23 майда район башлыгы Фәрит Хөснуллин, 2019 елда район территориясендә тормышка ашырыла торган төзелеш һәм капиталь ремонт программалары кысаларында, «Татарстан Республикасының Баш инвестицион-төзелеш идарәсе» ГКУ вәкилләре, ведомство карамагындагы структуралар җитәкчеләре, шулай ук подрядчы оешма җитәкчеләре катнашында, объектларда атналык күчмә киңәшмә үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International