28 май көнне Ләке авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре Сарман сабантуй мәйданында чистарту, яңарту эшләре алып бардылар.
27 майда барлык яшь талантлар район мәдәният йортына, Сарман муниципаль районының «Сәләтле балалар слеты» уңаеннан, ныклык, белемгә омтылыш, иҗатка мәхәббәт, кызыксынучанлыклары өчен бүләкләнү тантанасына җыелдылар.
Сарман районы Шәрләрәмә авылында ФАП төзелеше эшләре башланды
21-23нче май көннәрендә Казан шәһәренең "Байтик" лагере базасында " Глаголъ" рус этномәдәни компоненты белән IV профильле смена узды
IT Champion II республика конкурсына йомгак ясалды. "Җәлил гимназиясе"нең 10 нчы а сыйныфы укучысы Адилә Сафиуллина "Иң актив мәктәп укучысы" номинациясендә, ә 10нчы А сыйныфы "Иң актив сыйныф" номинациясендә җиңүче булды (сыйныф җитәкчесе - Гәрәйшина Э. Х.).
27 нче май көнне 2018-2019 нчы уку елында олимпиадаларда призлы урыннар алган "Җәлил гимназиясе" укучылары Сарман мәдәният йортында "Сәләтле балалар" слетында катнаштылар.
25 май көнне Иске Кәшер урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Соңгы кыңгырау» бәйрәме, бу көнгә бәйләнеше булган барлык кешене – район җитәкчелеген, авыл җирлеге вәкилләрен, ата-аналарны, укытучыларны, чыгарылыш сыйныф укучыларын, беренче сыйныф укучыларын, дусларны бергә җыйды.
2019 елның 27 маенда Сарман муниципаль районының сәләтле балалары слеты узды. Слетта республика һәм Бөтенроссия этабы җиңүчеләре һәм призерларына Сарман районы башлыгы гомуми суммасы 225 000 сумлык сертификатлар тапшырды. З. К Ягудина «Татнефть " хәйрия фонды исеменнән Җәлил беренче урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы, сәнгать буенча Бөтенроссия олимпиадасы призеры - Яббарова Дианага Go-Pro экшн-камерасын һәм йомшак уенчык тапшырды. Муниципаль этап җиңүчеләре һәм призерлары, «Елның иң яхшы укучысы» муниципаль конкурсы призерлары мәгариф бүлегенең грамота һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Шулай ук мәгариф бүлегенең грамотасы белән 2018/19 уку елында фән олимпиадалары нәтиҗәләре буенча җиңүче мәктәпләр бүләкләнде.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе
Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының 100 еллыгына һәм ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган чаралар кысаларында «Идел» яшьләр үзәгендә 25 һәм 26 май көннәрендә Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү хезмәткәрләренең Бөтенроссия һөнәри берлеге Татарстан республика оешмасының профсоюз оешмалары арасында туристлык слеты узды.