20 майда Сарман муниципаль районы авыл җирлекләрендә халыкның шәхси техникаларына техник караулар башлана.
Халыкара Гаилә көнендә Азалак авыл җирлегендә зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтүче Гиздулла һәм Хәтирә Хәкимуллиннар, Нәкыйп һәм Наҗия Әхмәтшиннар гаиләләрен хөрмәтләделәр.
Карашай-Саклау авыл җирлеге территориясен төзекләндерү дәвам итә.
Тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны, Җәлил поселогында яшәүче Ахунҗанова Фәүзия Әбүбәкер кызы үзенең туксан яшен билгеләп үтте.
Гимназиядә бистәбезнең 55-еллык юбилеена багышланган иҗади очрашу узды. Тыңлы оркестрның тарихы белән танышуны музыка укытучысы Гыйльфанова Р.А. оештырды. Очрашуга кунаклар чакырылды: бистәбезнең житәкчесе Кәримов Р.А., анын урынбасары Гарифуллина Г.И., Татарстанның атказанган сэңгать эшлеклесе Фәрхетдинов И.М., музыка мәктәбенең директоры Дәүләтшина Л.А. hәм тыңлы оркестрның житәкчесе Ханнанов Ф.Ф. узенең оркестры белән. 8нче В класс укучылары Сәгыйров А., Арсланова М., Гибадуллина Э. укучыларны hэм кунакларны оркестрның тарихы белән таныштырдылар. Оркестр узенең музыкаль әсәрләрен башкарды. Гимназиянең директоры Булатова Г.Н.оркестрга кушылып татар жырын жырлады. Очрашу бик куңелле узды.
Рус теле һэм әдәбияте атналыгы уңаеннан укытучы Гафарова А.Т Җәлил гимназиясенең 7а сыйныфында Бөек Ватан сугышына багышланган "Геройлар батырлыгы үлемсез" исемле сыйныфтан тыш чара уздырды. Сугыш елларындагы шигырьләр һәм җырлар яңгырады, кинохроникадан документаль кадрлар курсәтелде. Укучылар "В землянке" исемле җырны сәхнәләштерделәр. Бу чара викторина белән тәмамланды. Викторинада укучылар сугыш елларындагы җырларнын язылу тарихы буенча сорауларга җавап бирделәр. Бәйрәм кичәсе куңелле һәм кызклы утте. Бырсынада зур рәхмәт!
Бүген Сарманда, мәдәният йортында районның күренекле шагыйре, тарихчы, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Дамир Гарифуллинның юбилеена багышланган «Сандугачлар иле шаһыйре» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе
15 нче май көнне Ләке авыл җирлегендә сулыкларны һәм яр буйларын чүп-чардан чистарту акциясе узды.
15 нче май көнне "Җәлил гимназиясе"ндә рус теленнән БДИ апробациясе узды . Апробациядә "Җәлил гимназиясе" һәм Җәлил беренче урта мәктәбе укучылары катнашты. Укучыларга уңышлар телибез!