2019 елның 16 маенда Сарман муниципаль районының "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен Халыкара Гаилә көненә багышланган чара узды.
16 нчы май көнне Сарманда "Куркынычсыз тәгәрмәч-2019" муниципаль конкурсы узды. Конкурс 3 этапта үтте: "Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр", медицина конкурсы һәм иң яхшы велосипед йөртүче. “Җәлил гимназиясе”нең 4 нче В сыйныфы укучысы Гатин Илфат «Автошәһәрчектә велосипедны фигуралы йөртү» этабында шәхси беренчелектә (малайлар арасында) икенче урынны алды һәм «Хәрәкәтнең яшь инспекторы» исеменә лаек булды. Уңышлары белән котлыйбыз!
А. С. Пушкинның тууына 220 ел тулуга багышланган «Әдәби фикерләр дөньясында" республика нәфис сүз конкурсында 2 Б сыйныф укучылары -Мустакимова Р.-I дәрәҗә лауреат, Фазлуллина Г .- III дәрәҗә лауреат булдылар. . (Укытучы Кәримова З. Ф.). Аларга иҗади уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!
15-16 май көннәрендә Казан дәүләт аграр университетында авыл яшьләренең өч яшь категориясе укучылары арасында «АгроНТИ-2019» Бөтенроссия конкурсының 2нче этабы узды. Ике көн дәвамында Агрокоптерлар, Агророботлар, Галәм, АгроМетео юнәлешләрендә интенсив эш барды. Татарстан Республикасының 43 районыннан, Башкортостан Республикасыннан, Пермь краеннан һәм Ульяновск өлкәсеннән 200 гә якын укучы заманча технологик һәм техник инновацияләрнең киң спектры буенча үз компетенцияләрен күрсәттеләр. Балаларга монда механикалаштыру һәм техник сервис институты, агрономия факультеты укытучылары, фәнни-инновация эшчәнлеге идарәсе хезмәткәрләре ярдәм итте. Авыл хуҗалыгында цифрлы технологияләр һәм роботлаштыру, пилотсызлыклар куллану, космик һәм метеотехнология куллану буенча актуаль мәсьәләләр буенча иң яхшы чишелешләр өчен киеренке көрәш нәтиҗәсендә җиңүчеләр билгеләнде. Тантана өлешендә җиңүчеләрне бүләкләү булды. "АгроНТИ-2019» Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Сарман районыннан Агророботта Җиңүче- 9 сыйныф укучысы Галимҗанов Динар Сиринович һәм Агрометеода җиңүче 8 сыйныф укучысы Әхмәтшин Илназ Илдус улы. Алар икесе дә МБББУ “Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе” укучылары.
Кичә район үзәгендә яшь техниклар станциясе базасында яшь юл хәрәкәте инспекторлары бәйгесе үткәрелде. Анда яшь инспекторлар өч төрле – велосипедта фигуралы йөрү, беренче медицина ярдәме күрсәтү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча көч сынаштылар.
Петровка Завод урта гомуми белем бирү мәктәбендә иртәнге зарядка үткәрү традициягә әйләнде.
16 нчы май көнне район мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта Гаилә көне уңаеннан «Гаилә-җылы учак» дип исемләнгән күңел ачу чарасы булып узды. Район үзешчән сәнгать осталары һәм сәнгать мәктәбе укучылары чыгышын тамашачылар зур дулкынлану белән карадылар. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән күңелле уеннарда балалар бик теләп катнаштылар.
Халыкара гаилә көненә «Гаилә канаты астында» ТР РОО мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар өчен «Иң мөһиме турында» шигырь сөйләүчеләрнең Республика конкурсын оештырды.
Гаилә – ул кеше алардан башка яши алмый торган мәхәббәт, хөрмәт чыганагы. Ул - ныклы йорт, ул - оныклар, ул - таяныч һәм терәк.
Бүген безнең мәктәптә кулланучылар хокукларын яклау буенча ТР дәүләт инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы вәкиле белән «Россия Федерациясендә кулланучының хокукый статусы» дигән темага очрашу оештырылды.