Олуг юбилее белән ветеранны район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде һәм Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, истәлек бүләкләре тапшырды.
15 май көнне мәктәптә Сәламәтлек көне үткәрелде.
Карашай -Саклау авыл җирлегендә Минзәлә елгасы ярларын чистарту буенча "Чиста яр" сулыкларны десанты узды
Карашай Саклау һәм Чураш авылларында яшәүчеләр зиратта өмә оештырдылар.
Кичә район Советы атналык киңәшмәсе үзенчәлекле формада узды. Киңәшмә Сабантуй майданында үткәрелде.
Анак авылыннан булган партизан Загирова Чәчкә Миннегали кызы туган нигездә урнаштырылган истәлек яңартылды
Бүген Сарманда Әфган сугышында катнашып, бүгенге көндә вафат булган әфганчылар истәлегенә, алар яшәгән өй кыегына мемориал такта кую тантанасы булды.
Бүген муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов, басуларда эшләүчеләр янында булып, чираттагы өчкөнлек алдынгыларын бүләкләделәр.
Гуманитар цикл атнасы кысаларында 10 нчы сыйныф укучылары өчен «Җиңү юллары» дигән Квест - уен үткәрелде. Балалар төрле биремнәр башкардылар: сугыш җырлары көйләрен чиштеләр, үзләрен разведчик һәм партизан ролендә тәкъдим иттеләр, безнең мәктәп музее экспонатлары белән эшләделәр.
15 майда якташыбыз, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, С.Рафыйков, Р. Төхфәтуллин, С. Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Россия Гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы , Сарман районының мактаулы граңданины, тарихчы, шәҗәрәче, галим, шагыйрь Дамир Гарифуллинның 80 яшьлек юбилее уңаеннан «Сандугачлар иле шагыйре» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәгә чакырабыз! була. Әдипнең иҗаты белән кызыксынучыларны 14.00 сәгатьтә район мәдәният йортында көтәбез.