07 май көнне Сарман гимназиясендә 7-11 сыйныф укучылары өчен "ЮНФИЗ" физика буенча районара тикшеренү эшләре конкурсы булып узды. 10 нчы сыйныфтан Кадыйров И. һәм Кадыйров Р. призерлар булдылар. Катнашучы сертификатын 10 нчы "А" сыйныфыннан Хурамшина Э. һәм 8 "А" сыйныфыннан Абдуллин Д. алды.
"Экояз - 2019» акциясе кысаларында безнең мәктәптә макулатура җыю оештырылды.
Бүген, 7 май көнне, Җәлил икенче урта мәктәбенең 8в сыйныфы укучылары (сыйныф җитәкчесе Әхмәтгалиева Ландыш Зиннур кызы) Яхшы Каран авылында "Агач утырт" акциясендә катнаштылар.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе
7 май көнне Җәлил гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчесе Гарайшина Э. Х. җитәкчелегендә, Яхшы Каран авылында ел саен үткәрелә торган «Агач утырт» акциясендә актив катнаштылар. Балалар зур энтузиазм белән эшләделәр һәм алар утырткан үсентеләрнең үсеп китәчәгенә ышаналар.
2019 елның 1 апреленнән 29 апреленә кадәр 2-6 сыйныф укучылары өчен балалар китабы көненә багышланган «Чит ил китапларындагы әкият геройлары» муниципаль рәсем конкурсы үткәрелде. Бәйге призерларын котлыйбыз: Зиннәтуллина Диана, 4б сыйныф укучысы (җит.Гарайшина Э. Х.) һәм Григорьева Виктория, 6б сыйныф укучысы (рук. Миннәхмәтова Р.Ф.)
20 гыйнвардан 5 майга кадәр Әлмәт шәһәрендә ирләр командалары арасында мини-футбол буенча ТР Көньяк-Көнчыгыш чемпионаты узды
Бүген Илексаз мәктәбе укучылары “2019 ел – эшче һөнәрләр елы” кысаларында механизатор һөнәре белән таныштылар.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында, 6 май көнне Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары "Макулатура җыеп агачны сакла!" экологик акциясендә катнаштылар.
2019 елның 15 апреленнән 15 маена кадәр «Һәр балага - тигез мөмкинлекләр» проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасында ел саен үткәрелә торган «Макулатура җый - балаларга ярдәм ит!» экологик акциясе үткәрелә. Макулатура җыюдан кергән акча Татарстан Республикасының махсус белем бирү учреждениеләре базасында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен түгәрәкләр һәм секцияләр ачуга юнәлдереләчәк. Акция «Идел буе экологиясе» предприятиеләре төркеме һәм «ЭкоЛаб» компанияләр төркеме белән берлектә үткәрелә.