ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2019 ел
чәршәмбе

2019 нчы елның 30 нчы апрелендә Яна Чишмә районында, Зирекле лицее һәм халык иҗаты һәм көнкүреше музее базасында, «Шешма һәм Кичү елгалары бассейнында кеше һәм табигать. Зирекле һәм Әдәмсә татар авыллары: тарих һәм мәдәният проблемалары» темасына Бөтенроссия (халыкара катнашу белән) фәнни-гамәли, тарихи-туган якны өйрәнү конференциясе узды.

Бүген Ләшәү Тамак авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы концерт узды. Ветереннарны авыл җирлеге башлыгы, И.З.Хабибуллин, авыл җирлеге депутаты А.З.Вахитов, Ләшәү Тамак авылы мәктәбе директоры Р.С.Давлетов котладыларһ

Чукмарлы авыл жирлегендэ боек Жинунен 74 еллыгына багышланган митинг утте.
Хәтер.. Ил хәтере, халык хәтере...Тарихта ил һәм халык хәтереннән мәңге җуелмаслык вакыйгалар була. Бөек Ватан сугышы беткәнгә 74 ел үтсә дә, ул китергән кайгы-хәсрәт, ул ясаган яра һәм җәрәхәт күпләрнең йөрәгендә әле һаман төзәлми, әле дә әрни. Чөнки ул әрнү буыннан буынга күчә, сагыну-юксыну булып, горурлык булып күчә һәм халык хәтеренә әверелә бара. 9 май- Җиңү көне уңаеннан, үзәк китапханәдә “Аяз күкләр һәрчак тыныч булсын” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде.

 Илексаз авыл советы җирлеге  Җиңүнең 74 еллыгына багышлап "Утлы еллар хәтирәсе" дип исемләнгән митинг уздырды. Бәйрәмгә 20 сугыш һәм тыл ветераннары җыелган иде.

    

Сарман районы хакимияте ярдәме белән Якшы-Каран авылы янында Җәлил поселогының 1, 2 мәктәпләре һәм гимназиясе көче белән, һаваны чистарту һәм эфирлар белән туендыру, кешеләр ял итсен һәм якты уйлар белән яшәсен өчен, чыршы һәм нарат үсентеләре утыртылды.

 

Районга ведомство җитәкчесе урынбасары Андрей Розенталь килде, район җитәкчелеге белән эшлекле очрашу булды, Сарман аграр көллиятендә ачык дәрес узды, гражданнарны кабул итте һәм «Сарман икмәге» ҖЧҖнә барды.


7
май, 2019 ел
сишәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Иске Кәшер урта мәктәбенең яшьармиячеләре " Ветеранны котла!" акциясендә катнаштылар. Мәктәп укучылары үз куллары белән открыткалар ясадылар, аларга котлау текстлары   яздылар һәм ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә, Бөек Ватан сугышы чорында туган кешеләргә   тараттылар. Укучылар ел саен әлеге бөтенроссия акциясендә катнаша һәм ветераннар белән очрашуны зур түземсезлек белән көтеп алалар.

Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан музейда 14 яше тулган яшь гражданнарга паспорт бирү чарасы узды.  

 7 нче май көнне дә юл кыры урман полосасын чистарту эш дәвам итте. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International