2005 нче елдан башлап, апрельнең соңгы атнасында Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Европа бюросы инициативасы буенча Бөтендөнья иммунизация атнасы үткәрелә.
Сарман районында талпаннар салу 12 нче апрельдән башлана, 23 нче апрельгә талпаннар белән 3 тешләү теркәлгән.
17 апрель көнне Мөслим районы Иске Карамалы авылы мәдәният йортында Мөслим районының күренекле шәхесе, шагыйрь Харрас Әюпның истәлегенә багышланган районара шигырь язучылар бәйгесе үтте. Чарада Сарман районы делегациясе дә катнашты.
Композитор һәм курайчы Инбер Шафиков исемендәге VIII нче төбәкара «Моңлы курай» курайчылар һәм гармунчылар конкурсында Иске Минзәләбаш авылынан «Дәрт» курайчылар ансамбле 3 нче дәрәҗә лауреат, «Әүлия моңнары» тальянчылар ансамбле 2 нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар.
Россия рәссамнар берлеге әгзасе Алсу Тимергалина Сарман музеенда, укучылар өчен, мастер-класс үткәрде.
74 нче мэртэбэ туган жиребезгэ чэчэкле,сандугачлы тыныч яз килэ, озакламый 74 нче тапкыр без жину конен бэйрэм итэбез.
Иске Кәшер мәктәбендә "Җиңү өчен 100 балл"дигән Бөтенроссия акциясе узды. Акциядә гимназиянең 9 нчы сыйныф укучылары (Фәтхуллина Әдилә, Могыйнова Ильвина, Вәлиева Нәзилә) һәм рус теле һәм әдәбияты укытучысы Бикмөхәммәтова Р. Р. катнашты, алар "Укытучы-лидер" мастер-классында катнаштылар һәм "100 баллга ОГЭНЫ ничек тапшырырга" проектын якладылар
Янурыс авыл җирлегендә санитар-экологик икеайлык дәвам итә.
19 нчы апрель көнне “Җиңү өчен 100 балл” Бөтенроссия акциясе кысаларында Иске Кәшер урта мәктәбендә шул исемдәге акция үткәрелде.
Мәктәп директоры Римма Әхмәтбаева кунакларны сәламләгәннән соң, сүз шушы мәктәпнең узган еллар чыгарылыш укучыларына бирелде. Иске Кәшер мәктәбен тәмамлаган, рус теленнән 100 балл җыйган Рузилә Госманова, 92 балл җыйган Булат Гарифуллин, 87 балл җыйган Эльза Гыйләҗиева, 85 балл җыйган Айнур Корбыев имтиханнарга ничек әзерләнүләре турында сөйләделәр, очрашуда катнашучы 9-11 сыйныф укучыларына киңәшләрен бирделәр. Соңыннан укучылар, төркемнәргә бүленеп, “Максатка ирешү юлы” дигән темага проектлар эшләделәр, аны якладылар, ә укытучылар өчен “Хәзерге көн мәктәбендә укытучы лидер буларак” дигән темага мастер-класс уздырылды. “Курку төрләре һәм аларны җиңү” дигән темага үткәрелгән психологик тренинг укучылар өчен аеруча кызыклы булды.
22 нче апрель көнне район мәдәният йортында X районкүләм «Җырлы балачак илендә» бәйгесенең авыл балалары арасында гала-концерты булып узды. Балаларны муниципаль район башлыгы урынбасары Г.Р.Гараева, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Г.Г.Латыпова, район яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе И.Р. Гаделшин котладылар һәм дипломнар тапшырдылар.