ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2019 ел
җомга

 18 апрельда  2001 елгы һәм аннанда яшьрәк егетләр арасында баскетбол ярышлары узды.Барлыгы 8 команда катнашты.Уен нәтиҗәләре буенча беренче урында  Җәлил  гимназиясе командасы, икенче урын Аграр коллият  командасында, өченче урында Җәлил беренче номерлы мәктәбе командасы.

 

 

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Сарман муниципаль районындагы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе хезмәткәрләре арасында Татарстан Республикасында эшкә яраклы яшьтәге хезмәткәрләрнең сәламәтлеген саклауны дәүләти җайга салу чаралары программасын гамәлгә кертү максатыннан “Хезмәт урынында гимнастика” программасы эшли башлады.


18
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 18 апрелендә Зур Нөркәй урта мәктәбе базасында «мәктәп һәм вузда табигый –география фәннәрен укытуның заманча проблемалары» I нче төбәк фәнни-гамәли конференциясе узды. Әлеге эш 4 секциядә алып барылды. Конференциядә 60 укытучы чыгыш ясады. Барлык катнашучыларга да Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы сертификатлары тапшырылды.

Бүген Колмәт авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Шәймөхәммәтова Лөбәбә Мортаза кызына 90 яшь тулды.

18 апрель көнне 19.00 сәг. Сарман үзәк китапханәсе китап сөючеләрне Бөтенроссия «Библиотөн  – 2019” акциясенә чакыра. Библиотөннең темасы: «Бөтен дөнья -театр». Рәхим итегез!

17 май көнне Җәлил 1нче мәктәбендә укучылар Һәм укытучылар өчен “Җәлилнефть” идарәсең 60 еллыгына, Җәлил поселогына 55 еллыгына багышланган “Историю вершат люди” дигән фәнни-гамәли конференция узды.

11.04-14 апрель көннәрендә Җиңү волонтерлары Казан шәһәренең «Костер» лагерында " Җиңү яшь волонтерлары «слетында булдылар. Шушы 4 көн дәвамында кызлар (Зәкиева Эвелина, Мөхәммәтгалиева Гүзәл, Вафина Раилә, Дәүләтгәрәева Элиза) төрле мастер-классларда катнаштылар, лекцияләр тыңладылар, интелектуаль ярышларда, акцияләрдә һәм квестларда катнаштылар. Волонтерларны педагог Петрякова Регина Рамил кызы озатып йөрде.

2019 нчы елның 17 нче  апрелендә «Сарман» кинотеатрында Сарман муниципаль районының спорт коллегиясе утырышы узды, аның кысаларында 2018 елдагы эшкә йомгак ясалды һәм 2019 елга бурычлар турында фикер алыштылар.


17
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

15-20 апрельдә Илексаз мәктәбендә “Рус теле атналыгы” уза.17 апрель көнне бөек рус шагыйре А.С.Пушкинның тууына багышланган класстан тыш чара үткәрелде. 7-8 сыйныф укучылары шагыйрьнең иҗат юлы белән таныштырдылар.Шигырьләрен яттан  сөйләделәр.Шулай ук атналык кысаларында стена газетасы чыгарылды. Алга таба А.С.Пушкин укыган лицей турында  фильм  күрсәтеләчәк.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International