ЯҢАЛЫКЛАР


13
апрель, 2019 ел
шимбә

9б сыйныф укучысы Яббарова Диана мәктәп укучыларның  Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында Татарстан данын яклаучы комнда составына керде. Бу Сарман районы тарихында беренче очрак! Бу укытучы Шәхутдинова Флүзә Фаварис кызы системалы хезмәте нәтиҗәсе.

Кәүҗияк авыл жирлеге территориясендэ санитар-экологик икеайлык кысаларында жыештыру эшлэре дэвам итэ.


12
апрель, 2019 ел
җомга

 Бүген, 12 апрельдә,  Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбенең физика укытучысы Садиков Равил Хәмит улы  12 апрель - Космонавтика көненә багышланган класс сәгате үткәрде. Ул видеофрагмент күрсәтте, соңыннан  балалар викторина сорауларына җавап бирделәр.

 

Китапханәдә язучы белән очрашу – ул һәрвакыт бәйрәм. Ә китап укучылар арасында популяр булган һәм якташ язучы белән очрашу – икеләтә бәйрәм, чөнки мондый хис – кичерешләр гомер буена истә кала.

12нче апрель көнне Сарман район балалар китапханәсендә «Сарманның ару белмәс сандугачы» исемле әдәби кичәсенә шундый язучыларыбызның берсе килгән иде. Дамир Гарифуллин - татар шагыйре һәм төбәк тарихчысы, ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1988), Рафаил Төхфәтуллин (1999), Саҗидә Сөләйманова (2008) исемендәге премияләр лауреаты, РФ гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы, ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы (1991 елдан).

2019нчы ел - язучы өчен юбилей елы. Язучы белән очрашуга «Лилия»  балалар бакчасы балалары да килгән иде. Кичә барышында балалар китапханәсе методисты Фәүзия Язкар кызы балаларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, аның китабындагы табышмакларга җаваплар таптырды. Дамир Хәйруллович балаларны тылсымлы шигырьләр дөньясы белән таныштырды. Ул үзен бик кызыклы әңгәмәдәш, тылсымчы итеп күрсәтте. Кичәгә аның “Наян - Шаян” шигыре персонажы килгән иде. Балалар аны күргәч бик сөенделәр. “Наян - Шаян” аларга үзе турында шигырь дә укып китте. Балалар да үзләре белгән шигырьләрне сөйләп һәм укып күрсәттеләр. Дамир Гарифуллин очрашуга бүләкләр: балалар китапханәсе һәм "Лилия" балалар бакчасы өчен китаплар, балалар өчен тәм-томнар белән килде. Кичәдән барсы да канәгать калды.

12 нче апрель көнне район мәдәният йорты каршында парклар һәм скверлар сезоны ачылу уңаеннан «Уйнагыз, гармуннар» гармунчылар фестивале булып узды. Фестивальдә район үзәгеннән, авыл җирлекләреннән гармунчылар, фольклор ансамбльләр, җырчылар катнашты. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Мөхәммәтгәрәев А.Ф. барлык катнашучыларны бәйрәм белән котлады һәм аларга дипломнар тапшырды.

12 апрель Космонавтика көне уңаеннан Илексаз авыл китапханәсендә укучыларга космонавтика көненең тарихын белү һәм яшьләрдә патриотик рух, Туган илгә карата мәхәббәт тәрбияләү максатыннан " Бөркетләр кыядан курыкмый" дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясап куелды.

10 нчы апрель көнне Сарман халык театры Таҗи Гыйззәт «Кыю кызлар» спектакле белән Чистай шәһәрендә чыгыш ясадылар.

ГАПОУ "Бөгелмә төзелеш -техник көллияте" укытучылары "Җәлил гимназиясе" базасында 9 нчы сыйныф укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирүче әңгәмә уздырдылар. Алар укучыларда һөнәр үзенчәлекләре, колледжның юнәлешләре һәм һөнәри эшчәнлек төрләре турында күзаллау формалаштырдылар.

 

12 апрель  конне  “Сарман” кинотеатрына   Бөтендонья авиация һәм космонавтика көне  уңаеннан  “Кояшкай” балалар бакчасы нәниләре чакырылды.

Сәнгати-эстетик яктан балаларның һәм яшүсмерләрнең иҗатын үстерү максатыннан, 10 апрельдә Актаныш районы мәдәният йортында “Без бергә” республикакүләм яшь талантлар фестиваль – конкурсының зона этабы булып узды. Анда концерт номерлары белән Сарман районы укучылары һәм иҗат коллективлары да катнашты. Шулай ук актлар залында балалар  һәм педагоглар әзерләгән кул эшләре күргәзмәсе дә тәкъдим ителеп, жюри тарафыннан югары бәяләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International